"Корстон-Казан" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды

2019 елның 14 сентябре, шимбә

Бүген "Корстон-Казан" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Урман тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский һәм Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров котлады.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, фәнни-техник алга килеш, мәгълүмат технологияләре дәверендә урманның иң мөһим табигать ресурсларының берсе, илнең бәяләп бетергесез яшел байлыгы булуып торуы хакында ассызыклады.

"Без урман биләмәләрен саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләрне һәрчак күреп бетермәскә дә мөмкин, – диде Алексей Песошин. – Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре көн саен урманнарны яңарту, аларны янгыннардан, законсыз кисүдән, корткычлардан һәм авырулардан саклау буенча нинди зур тырышлык куя. Республиканың урман хуҗалыгында югары дәрәҗәдә профессиональ кешеләр эшли, алар – җаваплы, максатчан һәм зур хезмәт сөючән кешеләр, аларның фидакарьлеге һәм үз эшләренә бирелгәнлеге гомуми ихтирамга һәм иң югары бәягә лаек".

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы искә төшергәнчә, бүген Татарстан Республикасында урманнар 1 млн. 271 мең га мәйданда урнашкан. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урман комплексы белән идарә итүгә һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга комплекслы якын килә.

"Татарстанда ел саен 2,5 мең гектарга якын мәйданда урман торгызу эшләре алып барыла, 2 мең гектардан артык мәйданда саклагыч урман утыртмалары утыртыла, 30 миллион данәдән артык сыйфатлы утырту материалы үстерелә. Нәтиҗәле дәүләт урман күзәтчелеге гамәлгә ашырыла, урман патологиясен тикшерү, урманны карау һәм санитар-савыктыру чаралары тулы күләмдә башкарыла", – диде ул.

Алексей Песошин урманнарны янгыннардан саклау эшен аерым билгеләп үтте. "Бәхеткә, 2019 елда урман янгыннарына юл куелмады, һәм бу инде беренче ел гына түгел, – дип ассызыклады ул. Республика халкының экологик культурасын формалаштыруга, урманга сак караш тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Бу эш ел саен үткәрелә торган "Урман утырту көне", "Татарстанның чиста урманнары" һәм "Урман атнасы" республика акцияләре ярдәмендә үткәрелә. Лаеклы алмаш тәрбияләү – мөһим бурыч. Соңгы елда гына да Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыклары саны 24 артты һәм 66 булды. Бүген бу хәрәкәт 1400дән артык кешене берләштерә".

Республиканың урман тармагы бер урында гына таптанып тормый. Хәзерге вакытта фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барыла, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү, Идел, Кама елгалары һәм аларның кушылдыклары ярлары буенда су саклаучы урман утыртмаларын утырту буенча проектларны тормышка ашыру, Ябык тамыр системалы сабакчалы имән үсентеләре үзәген оештыру эше алып барыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2020 елдан урман хуҗалыгының яшь белгечләренә ярдәм чаралары эшли башлаячак, шулай ук республика урманчылыкларының һәм урман хуҗалыкларының административ биналарын ремонтлау эшләрен этаплап башкару планлаштырыла, дип искәртте Алексей Песошин.

Алга таба да урман хуҗалыгы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, урман ресурсларыннан рациональ файдалануны тәэмин итү буенча эш алып барырга кирәк, дип өстәде Татарстан Премьер-министры.

Ул тармак хезмәткәрләренә газиз республикабыз иминлеге өчен фидакарь хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде, урман хуҗалыгына ышанычлы нигез салган һәм яшь буын өчен бай эш тәҗрибәсе туплаган урман тармагы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Бу бәйрәм көнендә тармакның барлык хезмәтчәннәренә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Бары бергә, уртак тырышлык белән генә без тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз һәм яраткан Татарстаныбызны тагын да яхшырак итәчәкбез! Бәйрәм белән сезне!" – дип йомгаклады Алексей Песошин.

Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрен үтәүнең нәтиҗәлелеге буенча лидер төбәкләр бишлегенә лаеклы керә. "Республика тугызынчы ел рәттән урман янгыннарыннан имин. Шулай ук Татарстан урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча да лидер – төбәктә даими һәм сыйфатлы санитар-савыктыру чаралары үткәрелә. Урман фондын чистарту массакүләм табигать саклау акцияләре хисабына да башкарыла, – дип билгеләп үтте ул. – 2012 елдан башлап республикада Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшли, ул Татарстанны гына түгел, башка субъектларны да утырту материалы белән тәэмин итә".

Быел Россия Федерациясендә "Экология" илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлады, дип искәртте Александр Орнатский. "Илкүләм проект кысаларында округ төбәкләре 1,5 миллиард сумга якын акча алды, шуларның 1,2 миллиарды – тармакны техник яктан яңадан коралландыруга, – дип ассызыклады департамент башлыгы. – Якындагы 5 елга төп максатыбыз – урманнарны сыйфатлы яңадан торгызу һәм урман үрчетү. Татарстанда бу бурычны уңышлы үтәрләр дип ышанам. Сезгә чын күңелдән хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм һәм нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлы нәтиҗәле эш телим".

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үз чыгышында урман – милли байлык, экологик каркас, ул әйләнә-тирәлекнең торышын билгели, дип билгеләп үтте. "Татарстан Республикасында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урман ресурсларыннан нәтиҗәле һәм рациональ файдалануны тәэмин итү буенча системалы максатчан эш алып барыла. Әлбәттә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән югары нәтиҗәләргә ирешелде", – диде ул.

"Фидакарь, иҗади хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – диде урман тармагы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп Равил Кузюров. – Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим".

Бәйрәм кысаларында урман хуҗалыгының алдынгы белгечләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр тапшырылды. "Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы" дигән мактаулы исемгә – Әлмәт урман хуҗалыгы директоры Виталий Утнюхин, "Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы" исеменә – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов, Биләр урман хуҗалыгының Баганалы  кишәрлеге урманчысы Виталий Захаров, Азнакай урман хуҗалыгының урман мастеры Әнәс Ибәтуллин һәм Минзәлә урман хуҗалыгының урман мастеры Зиннур Сираев лаек булды. "Кәләй урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Нәзир Фәләхиевка "Урманның мактаулы хезмәткәре" дигән билге тапшырылды. РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамоталары белән "Түбән Кама урман хуҗалыгы" ДБУ инженеры Нәфисә Зарипова, "Аксубай урманчылыгы" ДКУ урман мастеры Иван Уляков, "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ манипулятор йөртүчесе Илһам Шәвәлиев, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамоталары белән "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ Әйшә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Рәис Закирҗанов бүләкләнде. Шулай ук хезмәткәрләр ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән дә бүләкләнде.

Тантаналы чара бәйрәм концерты белән дәвам итте, анда Татарстан Республикасы сәнгать эшлеклеләре, бию һәм иҗат коллективлары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International