Республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башланды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Бүген республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башланды. Акция 16 ноябрьгә кадәр узачак. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, чатырларны, аншлагларны һәм мәгълүмат такталарын төзәтү, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен дәресләр һәм экологик конкурслар үткәрү планлаштырыла.

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның төп максаты – урманнарда имин санитар-экологик шартлар булдыру. Акция республиканың барлык муниципаль районнарында да уза. Ел саен акциядә министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм волонтерлар катнаша.

Акциянең язгы этабына (22 апрельдән 22 июньгә кадәр) быел 9,7 меңнән артык кеше кушылды. Алар көче белән урман фондыннан 4 мең кубометрга якын каты коммуналь калдык һәм ауган агачлар җыеп алынды һәм чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International