Татарстан Республикасында 2020 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 18 сентябренә мондый чаралар 581,5 га мәйданда үткәрелгән.
Башкарылган эшләрнең күләме буенча Баулы, Мамадыш, Зәй, Лениногорск, Кама һәм Кайбыч урман хуҗалыклары хезмәткәрләре алдынгылар рәтендә. Татарстанда барлыгы 2 мең гектар мәйданда урман культуралары өчен туфрак участокларын әзерләргә кирәк булачак.
Болар белән берлектә республика урманчылары урман культураларын тулыландыру, төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү һәм урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү эшләрен дә алып бара.