Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвидлы булмаган агачны җыештыру эшләре алып барыла. "Әлеге төр эшнең максаты – урман фондының санитар торышын яхшырту, урман корткычлары барлыкка килүне кисәтү һәм урман янгыннары хәтәрен киметү, – дип сөйләде "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Алексей Александров. – Бүгенге көндә 300 гектар мәйданда ликвидлы булмаган агач җыеп алынды, бу эшләргә 30 кеше җәлеп ителде".
Татарстан Республикасы буенча быел 3,1 мең га мәйданда ликвидлы булмаган агач җыештырылачак.
Белешмә өчен. Ликвидлы булмаган агач – черү, шулай ук янгыннар һәм башка төрле стихияле бәла-казалар нәтиҗәсендә техник сыйфатламаларын җуйганга күрә хуҗалык максатларында файдаланырга мөмкин булмаган агач материалы. Ликвидлы булмаган агачларны җыештыру җил, давыл, кар, өслектә булган янгыннар һәм башка төрле хилафлыклар аркасында агачларга зыян килгән урыннарда ликвидлы булмаган агач материалы һәлак булган агачларның гомуми запасында 90 процент өлешен тәшкил иткән очракта башкарыла. Беренче чиратта, эшләр махсус сакланыла торган кишәрлекләрдә, рекреация зоналарында, урман паркларында, урманнарда, санитар-гигиена һәм савыктыру вазыйфаларын башкаручы, юл буйларындагы саклау полосаларында, мемориаль үсентеләрдә һәм башка аеруча кыйммәтле урман биләмәләрендә башкарыла. Башка максатчан билгеләнештәге җирләрдә һәм сакланыла торган урманнарның башка категорияләрендә ликвидлы булмаган агач материалын җыештыру зарарлы организмнар яки янгын чыгу куркынычы барлыкка килгән очракта башкарыла.