Әлки урманчылыгы җитәкче-урманчысы урынбасары "Лесовики" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде

2019 елның 20 сентябре, җомга

Кичә, 19 сентябрьдә, "Әлки урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Людмила Желтухина Әлки муниципаль районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә булды. Анда ул "Лесовики" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен "Урманда адашмас өчен үзеңне ничек тотарга" дигән темага дәрес үткәрде.

Людмила Желтухина компас һәм навигация җайланмалары, агачлар, мүкләр, лишайниклар, кырмыска оялары һәм Кояш ярдәмендә юнәлеш билгеләү ысулларына җентекләп тукталды. Шулай ук җитәкче-урманчы урынбасары урманда адашмас өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр һәм мондый хәлгә тарыган очракта гамәлләрнең эзлеклелеге турында да сөйләде.

Шул ук вакытта очрашу кысаларында "Лесовики" мәктәп урманчылыгының 2019-2020 уку елына эш планы да тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International