Бүген Татарстан Республикасында "Уникаль су объектларын саклау" проектын һәм "Чиста яр" республика акциясен гамәлгә ашыру кысаларында соңгы акция узды. Чара шулай ук "Яшел Россия" һәм "Илне генераль җыештыру" федераль акцияләренә дә багышланган иде.
Казан шәһәрендә акциянең үзәк мәйданчыгы булып Зөбәрҗәт күле территориясе сайланды. Җыештыру эшендә 350дән артык кеше – республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре, югары уку йортлары студентлары, "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте һәм Рус география җәмгыяте волонтерлары катнашты. Территорияне җыештыру эшләренә ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ, "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ һәм "Урман янгыннары үзәге" ДБУ белгечләре дә кушылды.
Акция кысаларында чүп-чарны аралап җыю һәм квест оештырылды, соңгысының максаты иң күп сүз җыюдан гыйбарәт булды. Сүзләрнең бер өлешен катнашучылар тапшырылган чүп өчен алды, икенчесен QR-кодлар ярдәмендә күл территориясеннән эзләде. Чара ахырында бүләкләр тапшырылды.