Урман тармагы белгечләре "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе кысаларында урман фондын төзекләндерү эшләрен алып бара

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе кысаларында урман фондын төзекләндерү эшләрен алып бара. Акция башыннан бирле Минзәлә урманчылыгы территориясендә янгынга каршы һәм урманнарны саклау тематикасына 7 яңа аншлаг һәм мәгълүмат тактасы урнаштырылган.

"Болар белән берлектә урманда ял итү урыны дип аталган 4 беседкага һәм 5 аншлагка ремонт ясалды, – дип сөйләде "Минзәлә урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Айдар Хәлиуллин. – Акция әле башланды гына, бу эш дәвам итәчәк. Шулай ук якын арада ликвидлы булмаган агачларны җыюга керешәчәкбез".

"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы республикада 16 сентябрьдә старт алды. Акция республиканың барлык муниципаль районнарында да уза. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм чыбык-чабыктан чистарту, чишмәләрне төзекләндерү, урмандагы чатырларны, аншлагларны һәм мәгълүмат такталарын төзәтү эшләре башкарыла, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен дәресләр һәм экологик конкурслар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International