Бүген "ВНИИЛМ" ФБУ филиалы булган Көнчыгыш Европа урман сынау станциясендә фәнни-техник совет утырышы булды, анда хезмәткәрләрнең агымдагы елда үткәрелгән фәнни-тикшеренү эшләре турында хисаплар каралды. Чарада филиал директоры Айнур Пуряев, Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм урманнарны үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев, учреждение белгечләре катнашты.
Утырышны филиал директоры Айнур Пуряев ачты. Ул быел ВНИИЛМ тарафыннан билгеләнгән 7 тема буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып барылуы хакында билгеләп үтте. "Аларның күбесе буенча бары тик башлангыч нәтиҗәләр генә тәкъдим ителәчәк, чөнки өйрәнү берничә ел таләп итә", – дип өстәде Айнур Пуряев.
Ул "Урта Идел буе имәнлекләрендә урман хуҗалыгын алып бару технологияләрен камилләштерү буенча инновацияле алымнар эшләү" һәм "Урманны карауның нәтиҗәлелеген арттыру, заманча технологияләр һәм машиналар кулланып, аларның керемлелеген бәяләү нигезендә, агач һәм базар конъюнктурасының интенсивлыгын, сыйфатын исәпкә алып, тәкъдимнәр эшләү" фәнни-тикшеренү эшләренең йомгаклары турында сөйләде.
Чарада шулай ук филиал директорының фән буенча урынбасары Нәис Гарипов ("Радарлы спутниктан төшерү белешмәләре нигезендә урманнарны таксацияләүнең заманча ысулларын эшләү" темасы), урманчылык төркеме җитәкчесе Федор Ильин ("Урманнардан файдаланганда, аларны саклаганда, яклаганда, яңадан торгызганда урманчылык чараларының максатчан системаларын эшләү"), өлкән фәнни хезмәткәр Александр Прокопьев ("Антропоген йогынтыдан бозылган урманнарны тернәкләндерүнең урман-экологик технологияләрен эшләү") һ.б. чыгыш ясады.
Утырыш ахырында агымдагы елда үткәрелгән фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре турында сөйләштеләр һәм фикер алыштылар. Шулай ук филиал хезмәткәрләренең мәкалә бастыру активлыгы да каралды.