"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" хезмәткәрләре география укытучылары өчен республика фәнни-методик семинарында катнашты. Чара Яшел Үзән районының 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.
Филиал директоры Надежда Кузякина һәм аның урынбасары Венера Ефременкова семинарда катнашучыларга ТР Урманнарны яклау үзәге эшчәнлегенең юнәлешләре турында сөйләде. Катнашучыларда республикада урманнарның үсү үзенчәлекләре, төп урман барлыкка китерә торган токымнар, урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышы турындагы темалар аеруча зур кызыксыну тудырды. Шуның белән беррәттән, укучыларга төрле эш формалары: лекцияләр, экскурсияләр, мастер-класслар, тематик акцияләр аша экологик тәрбия бирү буенча ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләсе дә каралды.
Семинар кысаларында 5-6 сыйныф укучылары өчен экологик квест үткәрелде. Филиал хезмәткәрләре оештырган "Урман орлыгы станциясе" этапларның берсе булды, анда балалар орлыклар буенча агач токымнарын, яфраклар һәм бөреләр буенча үсемлекләрне билгеләде.