"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе кысаларында республика урман фондыннан 50 куб. метрдан артык чүп-чар чыгарылган

2019 елның 27 сентябре, җомга

"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе кысаларында республика урман фондыннан 50 куб.м. артык каты коммуналь калдык, коры-сары һәм ауган агач җыеп чыгарылган. Исегезгә төшерәбез, акция 16 сентябрьдә башланды һәм барлык муниципаль районнарда уза. Анда учреждение, оешма, предприятие хезмәткәрләре, Урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнаша.

Шул ук вакытта бу чорда урман тармагы белгечләре 3 чишмәне төзекләндергән, урмандагы 35 аншлагны, мәгълүмат тактасын һәм беседкаларны ремонтланган, гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр үткәрелгән.

"Без бу акцияне урманнарда уңайлы санитар-экологик хәл булдыру өчен генә түгел, ә җәмәгатьчелекнең игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү, табигый байлыкларга сакчыл караш тәрбияләү максатында да уздырабыз, – дип билгеләп үтте Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алсу Мостафина. – Табигать саклау буенча практик эшчәнлек экологик культура формалаштыруга ярдәм итә, шуңа күрә без мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләрне дә җәлеп итәргә тырышабыз. Акция 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International