Әлки урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбе укучылары өчен лекция үткәрде

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Әлки урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Людмила Желтухина Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбенең 5-10 сыйныф укучылары өчен "Адашкан очракта урманда үзеңне ничек тотарга" дигән темага лекция үткәрде.

Людмила Желтухина укучыларга компас һәм навигация җайланмалары, агачларга, мүкләргә, лишайникка, кырмыска оясына карап һәм кояш ярдәмендә урманда ориентлашу алымнары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, берьюлы берничә ысул ярдәмендә офык якларын билгеләү зарур. Шулай ук җитәкче-урманчы урынбасары урманда адашмас өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр һәм мондый хәлгә тарыган очракта гамәлләрнең эзлеклелеге турында да сөйләде.

Моннан тыш, лекция кысаларында "Росток" мәктәп урманчылыгының 2019-2020 уку елына эш планы турында да фикер алыштылар. Людмила Желтухина берләшмәдә тәрбияләнүче балаларга яңа җитәкчене тәкъдим итте, ул – география укытучысы Гатина Регина Илфат кызы. 

Очрашу ахырында урманчы-җитәкче урынбасары укучыларга "Татарстанның чиста урманнары" һәм "Урман атнасы-2019" республика табигать саклау акцияләре турында да мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International