"Урман чишмәсе" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Җиңү урманы" россиякүләм акциясенә кушылды

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Әлмәт районындагы Урман-Кәләй урта мәктәбенең "Урман чишмәсе" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Җиңү урманы" россиякүләм акциясенә кушылды. Кәләй авылы янында – төбәк әһәмиятендәге "Акташ упкыны" табигать һәйкәле территориясендә агач утырту оештырылды. Мәктәп укучылары һәм ТР "Кәләй урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре көче белән гадәти 30 чыршы һәм миләш үсентесе утыртылды.

"Без укучыларга халкыбызның фашизмга каршы көрәштәге батырлыгы, батыр кешеләр, аларның батырлыгы, ныклыгы һәм үз илебезгә бирелгәнлеге турында тагын бер кат искә төшерергә теләдек. Дөньяны саклау ни дәрәҗәдә мөһим булуына төшендерергә тырыштык", – дип билгеләде ТР "Кәләй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Дамир Миндрахманов.

"Җиңү урманы" махсус проекты Россия Федерациясе субъектларында "Яшел Россия" россиякүләм экологик иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан тормышка ашырыла. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Проектның төп максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы хөрмәтенә агач утырту.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International