Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендә гадәттәгечә аппарат киңәшмәсе узды. Утырыш эшендә министр урынбасарлары, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләрен үткәрү, дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, урман фонды территориясен чистарту, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү турында һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

Аерым алганда, министрга узган атнада республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 400 патруль үткәрелүе һәм административ хокук бозулар буенча 23 беркетмә төзелүе хакында сөйләделәр. Шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисү буенча 4 факт ачыкланган. "Агач ташучы машина" операциясе кысаларында 9 рейд үткәрелгән, 6 автомашина тикшерелгән, төялгән агач материаллары тикшерелгән, хокук бозулар ачыкланмаган.

Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре комплексын үтәүгә, "Урманга идарә итү һәм бизнес максатларында урманнарны инвентаризацияләү һәм урман корылышы" дигән конференцияне үткәрүгә әзерлеккә кагылышлы берничә йөкләмә бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International