Татарстанда агач материалын законсез әзерләүне, транспорт белән ташуны һәм эшкәртүне кисәтү һәм чикләү буенча контроль артачак. Чаралар 2019 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр "Агач ташучы машина" ("Лесовоз") оператив-профилактик чарасы кысаларында үткәреләчәк.
Ай дәвамында мобиль патруль төркемнәре агач ташуның легальлеген тикшерәчәк. Рейдлар республиканың дәүләт урман инспекторлары һәм эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында узачак. Шулай ук ЮХИДИ юл-патруль хезмәте стационар постларында уртак кизү торулар да оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән озату документларыннан башка агач ташу вазыйфаи затларга агач материалларын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чарасын конфискацияләп яки ансыз гына 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр административ штраф салуга; юридик затларга агач материалларын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чарасын конфискацияләп яки ансыз гына 500 мең сумнан 700 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.