ТР Чирмешән муниципаль районында "Елочка" яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Яңа Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган. Мәктәп урманчылыгы составына 9 кеше керә, ә аның җитәкчесе итеп биология укытучысы Рәзилә Җиһаншина билгеләнгән.
"Бездә мәктәп урманчылыгы төзелгәнен белгәч, шунда ук катнашачакмын дип карар иттем, – дип сөйләде 9нчы сыйныф укучысы Максим Ряшин. – Миңа урманны һәрчак яраттым, ә фән буларак биология миңа бик якын. Миңа кызык булыр һәм яңа белемнәр алырмын, дип өметләнәм".
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 67 мәктәп урманчылыгы бар, аларда 1400дән артык кеше исәпләнә. Тәрбияләнүче балаларның уртача яше – 14 яшь. Мәктәп урманчылыкларының эшчәнлеге Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының "Мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасын раслау турында" 2012 елның 16 апрелендәге 145 номерлы боерыгы, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рослесхоз һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан раслаган "2019-2020 уку елына Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары үсеше һәм эшчәнлеге планы" турындагы боерык белән регламентлана. Һәр мәктәп урманчылыгында Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениесеннән мәктәп укучылары өчен теоретик һәм практик дәресләр үткәрә торган җитәкче-педагог һәм куратор бар.