Татарстанда "Җиңү урманы" россиякүләм акциясе дәвам итә

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында "Җиңү урманы" россиякүләм акциясе дәвам итә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган проект "Яшел Россия" гомумроссия экологик иҗтимагый экологик хәрәкәте тарафыннан тормышка ашырыла. Акциянең төп максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы хөрмәтенә агач утырту.

2019 елның 2 октябрендә "Җиңү урманы" россиякүләм акциясенә, Башкарма комитет һәм хәрби комиссариат вәкилләре белән берлектә, Тәтеш шәһәре мәктәпләренең яшь армиячеләре кушылды. Балалар һәм өлкәннәр шәһәрнең төньяк микрорайонында 20 тирәк үсентесе утырткан.

"Без кешеләргә сугыш, солдатларның батырлыгы турында искә төшерү өчен акциядә катнаштык. Ул бүтән беркайчан да кабатланмасын иде. Ә без утырткан агачлар ярдәмендә шәһәрдә матур булачак", – дип уртаклашты Тәтеш татар урта мәктәбе укучылары, апалы-сеңелле Кристина һәм Нина Кузнецовалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International