Бүген Мәскәү өлкәсенең Истрина урманчылыгы территориясендә "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе кысаларында урман культуралары утырту һәм урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү мәсьәләләре буенча кыр семинары узды. Чараларда урман хуҗалыгына идарә итүнең төбәктәге органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстаннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, тармак оешмалары вәкилләре катнашты.
Акциядә катнашучылар тарафыннан барлыгы 2 меңгә якын ябык тамыр системалы гади нарат һәм вак яфраклы юкә үсентеләре утыртылды. Кыр семинары барышында катнашучылар ябык тамыр системалы үсентеләрне утыртканда кулланыла торган технологик яңалыклар белән танышты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "Экология" илкүләм проектының "Урманнарны саклау" федераль проекты нигезендә 2024 елга мондый үсентеләрнең өлеше 3 тапкыр – елына 200 млн. кадәр артырга тиеш.
"Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе 2019 елның 14 сентябрендә башланды һәм беренче тапкыр Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының "Экология" илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Аңа 2019 елның 31 октябренә кадәр кушылырга мөмкин. Хәзерге вакытта волонтерлар тарафыннан 10 миллионнан артык үсенте утыртылган. Акция кысаларында Россиянең яшел поясын 30 млн. агачка киңәйтү планлаштырыла.
Иртәгә, 4 нче октябрьдә, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мәскәү шәһәрендә Урман хезмәткәрләре көненә һәм Илкүләм урман форумының финал этабына багышланган тантаналы утырыш эшендә катнашачак.