Бүген Казанның "Корстон" комплексында "Урманнарга идарә итү һәм бизнес максатлары өчен урманнарны инвентаризацияләү һәм урман корылышы" фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы булды. Утырыш эшендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Табигать ресурслары, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Николай Николаев, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Алексей Канаев, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов, "Рослесинфорг" ФДБУ директоры Игорь Мураев, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашты. Форумга Россия Федерациясенең 40 субъектыннан барлыгы 300дән артык кеше җыелган.
Җыелучыларны сәламләп, РФ ФҖ Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Николай Николаев хәзерге вакытта урман хуҗалыгында шактый проблемалар булуы турында билгеләп үтте. "Аларны ничек хәл итәсен урман белән эшләүче кешеләр белә, – диде ул. – Бүген бер мәйданчыкта булдым, һичшиксез, безнең бик күп мөмкинлекләребез һәм яхшы белгечләребез бар, аларны безнең тармакны яхшырак итәргә теләк белдерүе берләштерә".
"Урман хуҗалыгына цифрлаштыру, урман фондын саклау өчен акча кирәк. Без тармактагы финанслау күләменнән катгый канәгать түгел. Хәзерге вакытта якындагы 3 елга бюджетта финанслау 4 миллиард сумга арттырылган. Шул ук вакытта быел гына да РФ Хөкүмәтенең резерв фондыннан янгыннарны сүндерүгә 6,5 миллиард сумнан артык акча юнәлтелде, – дип өстәде Николай Николаев. – Урман тармагына салынган кертемнәрнең рациональлеге турында сүз алып барырга кирәк. Тискәре нәтиҗәләре белән көрәшүгә караганда, урманнарны чын-чынлап янгыннардан саклауны тәэмин итүгә акча тотсаң яхшырак".
РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Алексей Канаев үзенең сәламләү сүзендә урман корылышы һәм 2018 елның 19 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды. "Мәйданчыкларның берсендә әлеге законның ни рәвешле гамәлдә тормышка ашырылуы турында ишетүе бик кызык булды. Объектив карасак, кайбер төбәкләрдә урманнарны компенсацияле торгызу белән шөгыльләнү максатка ярашлы түгел, яисә бу эшләрне башкару өчен мәйданнар юк. Бәлки, кагыйдәне үзгәртү һәм, төбәк хакимияте, җәмгыять риза булган очракта, башка субъектта урманнарны торгызу белән шөгыльләнү мантыйкка ярашлы булыр", – диде Алексей Канаев.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов утырышта катнашучыларның игътибарын урман корылышының роленә юнәлтте. "Урман корылышы – урманда барган бар нәрсәнең нигезе. Экологик нигез, чөнки ул урманнарның махсус саклаулы кишәрлекләрен бүлеп бирү, икътисадый – агач, урман ресурслары өчен түләү, социаль – эш урыннары, – дип ассызыклады Михаил Клинов. – Хәзер без уртак көч белән урманнарны төзекләндерүдә килеп туган хәлне яхшыртабыз, яңа технологияләр, эш алымнары һәм урманнарны исәпкә алу ысулларын кертәбез. Әлбәттә, бу эшләрнең тизрәк баруын теләр идек. Ләкин оперативлык белән беррәттән, урман утыртмаларының сан һәм сыйфат характеристикалары турындагы белешмәләрнең төгәл булуының әһәмиятлелеген аңлыйбыз".
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин урманнарны исәпкә алу мәсьәләләре буенча мондый киң колачлы дискуссияне үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Без сезне монда, Казанда сәламләвебезгә шатбыз, – диде ул. – Ышанам ки, бу конференция диалог һәм урманнарга идарә итү, урман законнары, урманнан интенсив һәм саекмас файдалану өлкәсендә конкрет карарлар эшләү өчен нәтиҗәле мәйданчык булачак".
Алга таба "Татарстан Республикасы территориясендә урман корылышы эше тәҗрибәсе. Элек, хәзер, киләчәктә" темасына доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. Үз чыгышында ул утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасында урман корылышы тарихы һәм алдагы чорга бурычлар белән таныштырды.
Аерым алганда, ул хәзерге вакытта республиканың урман секторы эшендә урман корылышы буенча актуаль материаллар кулланылуы хакында хәбәр итте. Материалларның яше – 10 елдан ким. Шулай итеп, 2011-2019 елларда урманнарны төзекләндерү эшләре 1 нче разряд буенча гомуми мәйданда 1,2 млн. гектардан артык мәйданда башкарылган.
"Быел республикадагы 3 урманчылык территориясендә урман корылышы эшләрен башлау планлаштырыла – бу Шәһәр яны, Яшел Үзән һәм Кайбыч урманчылыклары – 80 мең гектардан артык мәйданда. Бу максатларга республика бюджетыннан өстәмә финанслау рәвешендә 7 миллион сум акча бүлеп бирелде", – дип өстәде министр.
Шуның белән бергә Равил Кузюров Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын эшләү буенча башкарыла торган урман тармагын цифрлаштыру һәм дистанцион зондлаштыру белешмәләре нигезендә урман утыртмаларының торышын мониторинглау һәм тикшереп тору буенча сервис турында да сөйләде. Аның сүзләренә караганда, әлеге система урман ресурсларын исәпкә алу һәм идарә итү эшчәнлеген автоматлаштырырга, урман фонды территориясендә үзгәрешләрне вакытында ачыкларга, шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисәргә, янган урман кишәрлекләрен, урман патологиясе булган кишәрлекләрне, законсыз төзелгән биналарны һәм корылмаларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
"Хәзер 17 урманчылык территориясендә 680 мең гектар мәйданда урман фондын анализлау буенча эшләр алып барыла. Беренче этап нәтиҗәләре буенча гомуми мәйданы 300 мең гектардан артык булган 10 урманчылык тикшерелде, 5 мең диләнке рәсмиләштерелде, 438 потенциаль кисү урыны, урман патологиясе булган 169 объект ачыкланды. Республиканың барлык урманчылыклары буенча икенче этап эшләрен 2019 ел ахырына тәмамлау планлаштырыла", – дип йомгаклады министр.
Утырыш кысаларында шулай ук "Рослесинфорг" идарәсе директоры Игорь Мураев, Ленинград өлкәсенең Табигать ресурслары комитеты рәисе Павел Немчинов, "Рослесозащита" ФБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Павел Попов, "Илим", "Сегежа" агач эшкәртү предприятиеләре вәкилләре һ.б. докладлар белән чыгыш ясады.