ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2019 елда Татарстан Республикасы урманнарында янгын хәтәре сезонына йомгак ясадылар.
Әйтик, быел урманнарда янгын хәтәре сезоны 15 нче апрельдән ачылды һәм 10 нчы октябрьдә ябылды. Бу вакыт эчендә башка категория җирләрендә 354,7 га мәйданда 663 янгын очрагы теркәлгән. Инспекторларның, урманчыларның һәм муниципаль районнарның башкарма хакимияте органнарының җайга салынган эше нәтиҗәсендә Татарстанда урман янгыннары барлыкка килүгә юл куелмады.
2019 ел башыннан бирле республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 1,3 мең кисәтү бирелгән. Шулай ук, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен, 449,5 мең сумлык 58 карар чыгарылган.