"Кәләй урманчылыгы" ДКУ һәм "Кәләй урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Кәләй урманчылыгының 126 нчы кварталы янындагы комлы карьер территориясендә рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын бетергән. Алар тырышлыгы белән барлыгы 40 куб.м. каты көнкүреш калдыклары чыгарылган. Эшләрне башкаруда "Татнефть" ГАҖ һәм "Автострада" АҖ зур ярдәм күрсәткән.
"Бу карьер грунт белән күмелде, – дип сөйләде "Кәләй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Дамир Миндрахманов. – Грунт табигый утыргач һәм әлеге урында өстәмә рекультивация үткәрелгәннән соң, бу кишәрлеккә урман культураларын утырту планлаштырыла".