Агымдагы елның февраль башында "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре рейд чаралары барышында Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлеге урманчылыгының 97 кварталы территориясендә рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын ачыклады. Кичә, 10 нчы февральдә, әлеге чүплек урыны тәртипкә китерелде. Барлыгы урман фондыннан 53 куб.метр каты көнкүреш калдыклары чыгарылды.
"Без даими рәвештә урман фондына патрульлек итәбез, һәм, кызганыч, рөхсәтсез чүп-чар ташлау фактларын теркәп барабыз, тәртип бозучыларны эзлибез, – дип сөйләде "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев. – Мондый чүплекләрне үз көчебез белән бетерәбез".