Министр Равил Кузюров республиканың Спас районында булды

2020 елның 22 феврале, шимбә

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Спас муниципаль районына эш сәфәре кылды. Анда ул "Болгар урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең һәм "Болгар урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 ел бурычларына багышланган җыелыш уздырды.

Утырыш Болгар шәһәрендә һәм район администрациясендә узды. Анда муниципаль район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов катнашты.

Чарада төп доклад белән "Болгар урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Дмитрий Зарифуллин чыгыш ясады. "Бүгенге көндә урманчылыкның урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 18,8 мең гектар тәшкил итә, шуның 17,9 мең гектары – урман белән капланган, ягъни 95%ы – урман фонды җирләре. Урманнар максатчан билгеләнеше буенча яклагыч урманнарга – 16,8 мең гектар, эксплуатация урманнарына бүленә – 2 мең гектар, – дип хәбәр итте Дмитрий Зарифуллин. – Дәүләт йөкләмәсе буенча, узган ел 43 га мәйданда – урманнарны торгызу, 246 га – урман культураларын агротехник карау һәм 70 гектарда эстәп утырту эшләре башкарылды".

Эшләрне башкару өчен 2020 елда 389 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 234 мең стандарт утырту материалы үстерелгән.

"Безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе – урманнарны янгыннардан саклау. Чаралар комплексы кысаларында узган елда янгынга каршы минераллаштырылган яңа 7 км полоса булдырылды һәм гомуми озынлыгы 27 км булган киртәләр каралды. Шуның белән бергә урман фонды территориясендә ял итү урыннарына ремонт ясалды һәм янгын тематикасына 4 яңа аншлаг урнаштырылды", – дип тә өстәде җитәкче-урманчы.

Шулай ук Дмитрий Зарифуллин үткәрелгән санитар-савыктыру, контроль-күзәтчелек чаралары һәм табигать саклау акцияләре турында да сөйләде.

Аннары нотыклар белән "Болгар урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Хәйдәр Хәбибуллин һәм җитәкче-урманчы урынбасары, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Евгений Мулинов чыгыш ясады.

Утырышка урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлеге өчен рәхмәт белдерде. "2020 елда урман законнары бозылу очракларын ачыклау һәм кисәтү эшен көчәйтергә, урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек һәм гражданнар, шәхси эшкуарлар һәм юридик затлар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне контрольдә тоту мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегез турында сорыйм", – диде Равил Кузюров.

Моннан тыш, министр яклагыч урман утыртмаларының торышын исәпкә алу һәм бәяләү, техника паркын яңарту һәм урман хуҗалыгы белгечләренең хезмәт хакын арттыру мәсьәләләренә дә тукталды.

Җыелыш ахырында урман тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне министр Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов тапшырды. Аерым алганда, "Татарстан АССР төзелүгә 100 ел" истәлек билгесе урман тармагы ветераны Светлана Деминага тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International