Бүген Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе Урман хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Уктам Раззоков Саба муниципаль районында булды. Анда ул ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясенең эше белән танышты. Аны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, "Саба урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин һ.б. озатып йөрде.
Микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясе эшчәнлегенең төп юнәлеше булып in vitro культурасында югары сыйфатлы агач, декоратив һәм җиләкле үсемлекләр утырту материалын алу алымнарын эшләү тора. Әлеге алымның өстенлекләре арасында – селекция процессының вакытын киметү, үсемлекләрнең ювенильдән репродуктив үсеш фазасына күчүен тизләтү, ел дәвамында эшләр башкару мөмкинлекләрен булдыру һәм утырту материалын үстерү өчен кирәкле мәйданнарны экономияләү.
Очрашу барышында анда катнашучылар Үзбәкстан Республикасында үсү шартларына туры килә торган in vitro клон агач токымнарын җитештерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Исегезгә төшерәбез, республика Хәкиме Уктам Барноев рәислегендәге Үзбәкстан Республикасы Бохара өлкәсе делегациясе Татарстанга кичә, 23 нче февральдә, эш визиты белән килде. Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уктам Барноев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.