БМО каршындагы Бөтендөнья Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы җәмгыятькә урманнарны саклауның әһәмияте турында мәгълүмат җиткерү өчен алшарт итеп, Халыкара Урман көне уздыру фикеренә кушылды. Бу бәйрәмне ел саен бөтен дөньяда 21 мартта – Төньяк ярымшарда язгы, Көньяк ярымшарда көзге көн белән төн тигезләшкән көндә уздыру турында карар кабул ителде.
Халыкара Урман көнен уздыруның төп бурычы – планетадагы кешеләрне урман экосистемаларының әһәмияте, халәте, аларны саклау, торгызу һәм үстерү буенча төп чаралар белән таныштыру. Биологлар билгеләп узганча, урман массивлары мәйданнары кимү глобаль әһәмияткә ия булган негатив процессларга: туфрак эрозиясенә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы төрлелеге кимүгә, сулык бассейннары деградациясенә, атмосферада углекислый газ артуга, сәнәгать һәм ягулык агачы күләме кимүгә, һәм нәтиҗә буларак, кешелек эшчәнлеге потенциалы кимүгә китерә.