1997 елдан башлап Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән, 11 гыйнварда Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне уздырыла. Бу көнне 1916 елда Россиядә беренче дәүләт тыюлыгы – Баргузин тыюлыгы оештырылган, һәм ул халыкара танылу алган: 1986 елда ЮНЕСКО карары белән аңа биосфера статусы бирелгән, ул биосфера резерватларының халыкара исемлегенә кертелгән.
Аеруча саклана торган табигый территория хезмәткәрләренең һөнәри көне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2013 елны Татарстан Республикасында Экология мәдәнияте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан итү турында карарына бәйле рәвештә аеруча әһәмияткә ия.
Татарстан Республикасындагы табигый-тыюлык фонды төрле дәрәҗәләрдәге 141,9 мең гектарда 167 аеруча саклана торган табигый территориядән тора. Шулар исәбенә 101,7 мең гектарда урнашкан 162 төбәк дәрәҗәсендәге аеруча саклана торган табигый территория керә. Шулай итеп, республика мәйданының 2,09 %ында табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау өчен шартлар булдырылган.
Узган елда төзелгән Тәтеш районы табигый объектларын төбәк дәрәҗәсендә әһәмияткә ия булган табигый һәйкәлләр дип игълан итү турындагы проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан тикшерелде һәм расланды. Нәтиҗәдә республикада аеруча саклана торган табигый территорияләр статусына гомуми мәйданы 4010,66 гектар булган «Чуртан тавы» һәм «Кильна елгасы тамагы» ия булды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы флора һәм фаунаның сирәк төрләрен аеруча саклау максаты белән Апас районындагы берничә участокка аеруча саклана торган табигый территория статусын бирү өчен материалларны әзерләп дәүләт экспертизасына тапшыруны планлаштыра.
Татарстан Республикасы табигый заказниклары 2012 елда да фәнни полигон ролен башкаруны дәвам итеп, галимнәргә үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын чагыштырмача табигый халәттә өйрәнергә мөмкинлек бирә. «Түбән Кама» ФДБУ өлкән фәнни хезмәткәре Р.Х.Бикмансуров һәм «Спасс» ДТКЗ белгечләре белән бергәлектә, кошларны төсләр буенча тамгалауның Европа программасы кысаларында елга каракошы (аккойрык бөркет) балаларына балдак киертүне башкарды. Россиядә Кошларны саклау бергәлеге (Haliaeetus albicilla) елга каркошын ел кошы дип игълан итүен ассызыклап узарга кирәк.
Елга каракошы Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән һәм кеше ярдәменә һәм игътибарына мохтаҗ.
Татарстанда 2012 елда башланган ерткыч кошларны төсләр буенча тамгалау Программасы беренче нәтиҗәләрен бирде дә инде. Узып баручы елның ахырында каракош (орёл-могильник, Aquila Heliaca) хәлсезләнгән килеш Гыйрак дәүләтенең South West of Suwaira. Province Wasit (Kut) өлкәсендә тотып алынган. Кошның аякларындагы балдаклары буенча, аның Татарстанның Баулы районында туган булуы ачыкланган. Татарстанда 2012 елда тамгаланган 42 каракошның тугызы Баулы районындагы ояларда тамгаланган. Гыйракка очкан кошның тууына 40 көн булган һәм аны оясында ук махсус балдаклар белән тамгалаганнар. Кошның сул аягына Ерткыч кошларны өйрәнү һәм саклау буенча Россия челтәренең WWW.RRRCN.RU аббревиатурасы язылган аксыл-яшел пластик балдак киертелгән. Моңа кадәр, 2012 елның февралендә Алабуга янында ояда балдак киертелгән елга каракошы, Киев шәһәре тирәсендә очраган. Күзәтүчеләр балдак киертелгән ерткыч кошлар турындагы мәгълүматны нәкъ менә шушы адрес буенча җәһәт кенә интернет аша хәбәр итәләр. Кошның уң аягына Россия балдак киертү үзәгенең алюминийдан эшләнгән стандарт балдагы киертелгән булган. Елга каракошы кебек шундый эре ерткыч кошларны тамгалау бу кошларның кая очуын гына түгел, ничә ел яшәвен, аларны саклау мәсьәләрен дә ачыкларга ярдәм итә.
Хайваннарның сирәк төрләрен саклау һәм югалтмауның аерым режимын булдыру буенча көрәштә республика табигый заказниклары инспекторлары да шактый уңышларга иреште. 2012 елда заказник җитәкчеләре 508 беркетмә язды, шуларның 84,4 %ы штраф рәвешендә административ җәза бирү турында. Административ штрафларның гомуми суммасы 482,3 мең сум, шул исәптән 470,3 мең сум 434 физик затка. Дәүләт экология күзәтүен гамәлгә ашыру барышында, 232 административ хокук бозу коралы, шул исәптән 220 балыкчы ятьмәсе һәм 2 көймә кулга алынган. Хисап тоту периодында бер инспектор якынча 15 хокук бозу очрагын ачкан.