Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм Дрезден Техник университеты (ФРГ) урманчылык һәм урманнарны саклау кафедрасы җитәкчесе профессор Свен Вагнер Татарстан Республикасында торгызылачак имәнлекләрнең проблемалары турында сөйләштеләр, һәм Германия урманчы-галимнәре Кайбыч урманчылыгында оештырылачак «Россия имәнлекләре» Фәнни-җитештерү үзәгенә фәнни яктан ярдәм итү һәм урман хуҗалыгы мәсьәләләрен комплекслы чишүдә катнашу турында Килешүгә кул куйдылар.
Министр Наил Мәһдиев билгеләп узганча, зур һәм кызыклы хезмәттәшлеккә старт бирелде. Профессор Вагнер Россия белгечләре белән күптәннән хезмәттәшлек итәргә хыяллануы турында белдерде. Татарстан имәнлекләре аңа, галим буларак, кызыклы, чөнки Кайбычта Көнбатыш Европадан аермалы буларак, Европада экстремаль шартларда – коры җәй һәм салкын кыш шартларында - үсүче имәнлекләрнең чиге урнашкан.
19 гыйнварьда доктор Вагнер Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә катнашачак һәм «Европада, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында имәнлекләрнең торышы: тәҗрибә, проблемалар һәм аларның чишелешен эзләү» темасына доклад белән чыгыш ясаячак.