Хөрмәтле Татарстан Республикасы урманчылары,
урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм урман тармагы ветераннары!
Бүген "Корстон-Казан" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Урман тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский һәм Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров котлады.
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залы каршындагы мәйданда Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләргә урман патруле, урман янгыннары һәм агач әзерләү техникасы ачкычлары тапшырылды.
Кичә, 12 сентябрьдә, Брянск өлкәсенең "Березка" балаларны савыктыру лагере базасында Мәктәп урманчылыкларының россиякүләм слетын ябу тантанасы булды. Анда Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Фән һәм халыкара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Владимир Дмитриев, Брянск өлкәсе Урманнарга идарә итү идарәсе башлыгы Владимир Дзубан һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре "Көзге игелек атнасы" ихтыярилар акциясендә катнашты. Әйтик, "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Виолетта Красноперова һәм Екатерина Буренина "Авангард" яшьләр үзәге активистлары белән бергә Әгерҗе елгасы буенда нарат үсентеләре утыртты. Барлыгы 20 данә үсенте утыртылды.
2019 елның 14 сентябрендә Казанда Урман хезмәткәрләре көненә багышланган чаралар узачак.
Кичә, 11 сентябрьдә, Саба муниципаль районында ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре арасында "Күп төрле урман ярышлары" дигән бәйге узды.
Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.
РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы урманнарны торгызу кампаниясендә катнашырга чакыра. www.сохранимлес.рф сайтында һәм "Вконтакте" социаль челтәрендәге кушымтада агач утырту өчен якын урынны сайларга мөмкин.
Министрлыкта урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика күрсәтмә конкурсына йомгак ясалды.