Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган спартакиада башланды. Шулай итеп, агымдагы елның 16-19 сентябрь көннәрендә 1 нче, 2 нче, 3 нче һәм 4 нче курс командалары арасында футбол ярышлары узды.
Кичә, 17 сентябрьдә, шәһәр тибындагы Аксубай поселогында ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры А.А.Гуляев исемендәге скверда "Уяну" ("Пробуждение") район экология фестивале узды. Әлеге чара Аксубай үзәк китапханәсе оешуга 100 ел тулуга багышланган иде.
Татарстан Республикасында 2020 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 18 сентябренә мондый чаралар 581,5 га мәйданда үткәрелгән.
2019 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасында "Уникаль су объектларын саклау" проектын гамәлгә ашыру кысаларында соңгы акция һәм "Чиста яр" республика акциясе узачак.
Бүген Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенә кушылды. Балалар Ютазы авылында чишмә территориясен чистартты һәм төзекләндерде.
2019 елның 8 аенда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы урман тармагы белгечләре квалификация күтәрү курсларын уза. 2019 ел башыннан барлыгы 17 кеше – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләре белем алган.
"Минем горурлыгым – Россия!" илкүләм яшьләр патриотик конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурсны оештыручылар – РФ Эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә "Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк" АКО, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һ.б.
Бүген республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башланды.
"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган спорт-музыкаль чара узды.