ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 5 октябрендә Татарстанда республиканың "Урман атнасы – 2019" табигатьне саклау акциясе кысаларында "Урман утырту көне" узачак.

Әлмәт районы, Урман-Кәләй урта мәктәбенең "Урман чишмәсе" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Урман белгечләре" экологик квестында катнашкан. Уен берләшмә җитәкчесе, география укытучысы Мария Грачева тарафыннан оештырылган.

2019 елның 17 сентябреннән 20 сентябренә кадәр Воронежның Г.Ф.Морозов исемендәге дәүләт урман-техника университеты базасында урман профиле буенча белем бирүче учреждениеләрдә укучылар арасында "Күп төрле урман ярышлары - 2019" дигән һөнәри-кулланма ярышлар узды. Чара Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән үткәрелде.


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышлар Казанда Ишкәкле спорт төрләре үзәге базасында узды.

Бүген Татарстан Республикасында "Уникаль су объектларын саклау" проектын һәм "Чиста яр" республика акциясен гамәлгә ашыру кысаларында соңгы акция узды. Чара шулай ук "Яшел Россия" һәм "Илне генераль җыештыру" федераль акцияләренә дә багышланган иде.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Кичә, 19 сентябрьдә, "Әлки урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Людмила Желтухина Әлки муниципаль районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә булды. Анда ул "Лесовики" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен "Урманда адашмас өчен үзеңне ничек тотарга" дигән темага дәрес үткәрде.

"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасының Урманнарны яклау үзәге", Яшел Үзән муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүләр кысасында, укучыларны экологик тәрбияләү эшен дәвам итә.

2019 елның 2 октябрендә "Россия юристлары ассоциациясе" россиякүләм иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Өлкәннәр көненә багышлап, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен уздыру планлаштырыла.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТР Нурлат муниципаль районында "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе үткәрелде.

Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвидлы булмаган агачны җыештыру эшләре алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International