Бүген ТР "Саба урманчылыгы" ДКУ төрле елларда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү өчен хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләделәр.
Бүген "ВНИИЛМ" ФБУ филиалы булган Көнчыгыш Европа урман сынау станциясендә фәнни-техник совет утырышы булды, анда хезмәткәрләрнең агымдагы елда үткәрелгән фәнни-тикшеренү эшләре турында хисаплар каралды.
Татарстанның урман тармагы белгечләре республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып бара.
ТР Спас муниципаль районында "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе үткәрелде.
Бүген Азнакай шәһәр мәдәният йорты базасында VI "Җир сулышы" дигән балаларның һәвәскәрлек берләшмәләре конкурсыда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларында төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эше дәвам итә.
Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең "Табигать варислары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Чиста яр" республика акциясенә кушылды.
Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе кысаларында урман фондын төзекләндерү эшләрен алып бара. Акция башыннан бирле Минзәлә урманчылыгы территориясендә янгынга каршы һәм урманнарны саклау тематикасына 7 яңа аншлаг һәм мәгълүмат тактасы урнаштырылган.
Узган атнада Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары урманнарда 397 патруль уздырган һәм урман законнары бозылуның 6 очрагын ачыклаган.