2019 елның 8 аенда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча йомгак ясалды

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

2019 елның 8 аенда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2019 елда Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында" 2019 елның 13 мартындагы 180 номерлы карары нигезендә республикада янгын хәтәре янаган чор 15 апрельдән башланган иде.

Бу вакыт эчендә башка категория җирләрендә 354,7 га мәйданда 629 янгын очрагы теркәлгән. Инспекторларның, урманчыларның һәм муниципаль районнарның башкарма хакимияте органнарының җайга салынган эше нәтиҗәсендә Татарстанда урман янгыннары барлыкка килүгә юл куелмады.

2019 ел башыннан бирле республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында 1,3 мең кисәтү бирелгән. Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 205,5 мең сумлык 44 карар чыгарылган.

Белешмә өчен. Татарстанда урман фонды территориясендә урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү максатларында II типтагы 18 янгын-химия станциясе һәм "Урман янгыннары үзәге" ДБУ каршындагы III типтагы 5 янгын-химия станциясе эшли. Быелга планда – Түбән Кама һәм Нурлат муниципаль районнары территориясендә II типтагы яңа ике янгын-химия станциясен оештыру һәм комплектлаштыру. Янгын хәтәренә бәйле хәлне һәм җир өстеннән космик мониторинг алып барыла. Моннан тыш, тәүлек буе ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты эшли (тел. 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95). Урман янгыннары формированиеләренең саны – 651 кеше, җиһазланышы – 319 берәмлектәге төрле техника. Гадәттән тыш хәл булган очракта, 2976 кешедән торган янгын саклау бүлекчәләре һәм оешмалар көчләрен һәм чараларын өстәмә җәлеп итү күздә тотыла, аларда 612 берәмлек техника бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International