ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 30 ноябрендә Венада (Австрия)  "Россиянең ЦКС – яңа чынбарлыклар, яңа мөмкинлекләр" II Халыкара Конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Чараның оештыручылары буларак Россиянең Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге белән РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы катнашты. Конференциянең операторы – Кәгазь тармагы белгечләре ассоциациясе. 

Халыкара чарада Россия Федерациясенең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской катнашты. "Гамәлдәге ЦКС өлкәсендә яңаларын ясау һәм булганнарын алга таба модернизацияләү өчен Россиянең чимал мөмкинлекләре бик зур. Өстәмә җитештерү куәтләрен урман чималы белән тәэмин итүнең мөмкин булган потенциалы 10 миллион тонна целлюлозадан артып китә", – диде Сергей Донской.

Яңа ЦКС булдыру өчен, Сергей Донской фикеренчә, Красноярск крае (файдаланылмаган диләнке хисабы 65 млн. куб. м.), Иркутск өлкәсе (39 млн. куб. м.), Ханты-Манси автономияле округы (Югра) (36 млн.куб.м.), Томск өлкәсе (34 млн. куб. м.), Коми Республикасы (25 млн. куб. м.), Хабаровск крае (18 млн. куб. м.), Байкал арты крае (16 млн. куб. м.) һәм Вологодск өлкәсе (14 млн. куб. м.) ирекле урман ресурслары булу күзлегеннән чыгып караганда иң перспективалы төбәкләр булып санала.

Сергей Донской шулай ук иң кыйммәтле ылыслы урман токымнары саны буенча Россиянең дөньяда беренче урынны биләп торуы һәм дөньяви урман запасларының 20%ына ия булуы хакында да искәртеп үтте. Ләкин бу мәйданнарның 2/3 өлеше кырыс климат шартларында, урман фонды нәтиҗәле файдаланылмый, эшлекле үзагач аз чыгарыла һәм аны әзерләгәндә һәм транспортлаганда күп чыгым тотыла. "Вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә кирәк", – дип ассызыклады Сергей Донской.

Лубян урман-техника көллияте китапханәсендә Халыкара Спид белән көрәш көненә багышланган чара булды. Тулай торак тәрбиячеләре, Лубян җирлеге хастаханәсе фельдшеры-акушеры Е.Г. Федорова белән берлектә, студентлар белән ачыктан-ачык әңгәмә үткәрделәр, шулай ук көллияттә #СтопВичСпид интернет-акциясе узды.

 


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Лубян урман-техника көллияте” ДБҺБУ учреждениесендә урман тармагы белгечләрен “Урман янгыннарын сүндерү җитәкчесе” программасы буенча әзерләү эшләре башкарылачак.

Укыту эшләре бу елның 5 декабреннән 16сына кадәр узачак, анда “Урманчылык” ДБУ директорлары белән янгын-химия станцияләре башлыклары катнашачак.

2016 елның 5 декабрендә Россия Федерациясенең табигый ресурслар һәм экология министры С.Е. Донской җитәкчелегендә, ведокиңәшмә режимында, урман утыртмаларына ефәк күбәләге, кайры ашаучы – типографлар тарафыннан зыян салыну һәм кирәкле санитар-савыктыру чараларын үткәрү мәсьәләләренә багышланган селектор киңәшмәсе узачак. Утырышта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә катнашачак. Киңәшмәдә Ленинград, Иркутск, Томск, Кемерово өлкәләре, Красноярск һәм Краснодар крайлары вәкилләренең докладларын тыңлап үтәчәкләр.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Лубян урман-техника көллияте китапханәсендә ПДН хезмәткәрләре И.И. Җиһаншин, Г.Р. Айсина һәм Кукмара ҮРХ табиб-наркологы Р.М. Сабирҗанов катнашында балигълык яшенә җитмәгән 1 һәм 2 курс студентлары белән очрашу булды. Укучылар белән “Хокук бозуларны кисәтү. Тәмәке, алкоголь, наркотик, психотроп һәм башка төрле матдәләрне куллану нәтиҗәләре” темасына сөйләштеләр. Чараның максаты – балигълык яшенә җитмәгәннәрне кисәтү; хокукый белемнәрне пропагандалау; җаваплы карарга мөстәкыйль килү күнекмәләрен формалаштыру; катлаулы хәлләрне тәнкыйди анализлау күнекмәләрен формалаштыру; укучыларга бу гамәлне кылган чакта аларның Закон бозып кына калмыйча, шул ук вакытта үзләренең якыннарына һәм туганнарына авырлык китерүләре турында аңлату; төркемдә эшли алу, үз карашларыңны белдерү, гәп кора белү күнекмәләрен үстерү.


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Студентлар язы-2016” фестиваленең иң яхшы номерлары белән укучылар 2016 елның 24 ноябрендә Лубян урман-техника көллиятендә чыгыш ясадылар. Тамашачылар белән җанатарлар бик күп уңай тәэсирләр, чиксез, бетмәс-төкәнмәс энергия алдылар. Концерт программасын тәмамлап, директорның тәрбия эшләре буенча директоры Н.М. Сираҗетдинова яңа кабул ителгән студентларны котлады, аларга алга таба иҗади уңышлар теләде һәм “Студентлар язы-2016” фестиваленә йомгак ясады. Студентларга – фестивальдә катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр һәм призлар тапшырылды.

Кыш ае кошлар һәм җанварлар өчен авыр вакыт. Буа районы мәктәпләрендә җимлекләр әзерләү буенча зур эш башкарыла. Буа шәһәренең № 1 УГБ мәктәбендә “Кышын кошларны ашатыгыз!” исеме астында акция булып узды, анда балалар үзләренең иң яхшы эшләрен – җимлекләрне, кошлар сурәте төшерелгән плакатларны күрсәттеләр. Акциягә “Зөя буйлары” ДТКТ белгечләре дә кушылды. Тыюлык коллективы үз эшчәнлегендә үсеп килүче яшь буында табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Бу юнәлештәге эш дәвам иттереләчәк.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Быел “Яшел Россия” гомумроссия экология иҗтимагый хәрәкәте “Җиңү урманы” конкурсын үткәрүдә инициатор булды. Бу чараның максаты – Бөек Җиңү темасына гражданнарның кызыксыну дәрәҗәсен арттыру, кешеләрне бердәм милли идея белән берләштерү, гражданнарны патриот итеп тәрбияләү, Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булганнарны һәм тыл ветераннарын искә алу.

ТР Нурлат ш. 3 санлы ГБМ МАБУ мәктәп урманчылыгына “Җиңү урманы” экологик-патриотик проектын иң яхшы тормышка ашыруы нәтиҗәсендә икенче урынны бирделәр. Җитәкчеләре – Чибидина Татьяна Ивановна. Өченче урынга Ханты-Манси автоном округының Лянтор ш. конкурсантлары лаек булды. Беренче урынны исә Магадан ш. Магадан өлкәсе мәгариф үзәгенә бирделәр. Җиңүчеләрне 2016 елның 8 декабрендә Мәскәүдә көтәләр, анда тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы узачак.


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2016 елның 24 ноябрендә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына “Рослесинфорг” ФДБУ директоры Штрахов Сергей Николаевич килде. Очрашу барышында ведомстволарның үзара багланышлары һәм алга таба хезмәттәшлеге турында сөйләштеләр. Алмас Нәзиров Сергей Штраховны министрлыкның структур бүлекчәләре белән таныштырды, аннан соң алар Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы музеенда булдылар.


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 22 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Гомумроссия халык фронтының “Гамәлләр форумы”нда чыгыш ясап, ГХФның экология һәм урманны яклау проблемалары буенча иҗтимагый мониторинг төркеменең шәһәр урманнарын саклауга юнәлдерелгән инициативасын хуплады.

ГХФ активистлары шәһәр урманнарының массакүләм кыскартылу мәсьәләсен күтәрде һәм аларны яклау буенча чаралар– шәһәр урманнарының бөтен мәйданнарын формалаштырылачак “яшел щит” составына кертү мөмкинлеген бирә торган закон нормаларын кабул итәргә, Урман кодексын “шәһәр урманнары” дигән киңәйтелгән комплекслы төшенчә белән тулыландырырга тәкъдим иттеләр. ГХФ вәкилләре шулай ук табигатьне саклау өлкәсендә инспекторларның җитәрлек санда булмавы һәм нигезсез санитар кисүләр проблемаларын да күтәрделәр.

ГХФ вәкилләре сорауларына җавап биреп, Владимир Путин шәһәр урманнарын дәүләт күчемсез милек кадастрына кертү кирәклеге турында искәртте.

“Эш шунда ки, бу шәһәр урманнары әле дә дәүләт кадастрына кертелмәгән. Шуңа күрә алар белән теләсә кем ни теләсә шуны эшли. Кагыйдә буларак, бу урманнар инфраструктура объектларына якын урнашкан, анда төзү эшләрен башкару җиңелрәк. Бу урманнарны дәүләт кадастрына кертүгә ирешергә кирәк. Бу хөкүмәткә дигән тиешле документларда һәм йөкләмәләрдә рәсмиләштереләчәк. Шулай ук шәһәр урманнарын шәһәр парклары категориясенә кертү мөһим – ул вакытта аларны нәтиҗәле итеп һәм турыдан-туры, кичекмәстән диярлек якларга мөмкин булачак”, – дип ассызыклады Россия Президенты Владимир Путин.

Шәһәр урманнарының яклаулы статусын өстәмә рәвештә көчәйтү максатларында Россия Федерациясенең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан “Россия Федерациясе Урман кодексына урманнардан һәм урманнарның махсус яклана торган өлешләреннән файдалануны, аларны саклауны, яклауны, үстерүне җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проекты эшләнгән, кызыксынган федераль органнар белән килештерелгән һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертелгән.

Закон проекты, асылда, шәһәр урманнарын җайга салу буенча аерым статьяны бүлеп чыгара, шулай ук шәһәр урманнарында агачларны тоташ кисүләрне һәм аларда капиталь төзелеш объектларын урнаштыруны тыя.

2016 елның 03 июлендәге “Әйләнә-тирәлекне саклау турында” Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман-парклы яшел пояслар булдыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында” № 353-ФЗ Федераль законда каралган урман-парклы яшел поясларны булдыру шәһәр һәм шәһәр яны урманнарын яклау буенча өстәмә механизм булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International