Ул акция Парклар һәм скверлар елы кысаларында “Туфраклар – бәяләп бетергесез табигать мирасы” дигән девиз астында үткән иде.
Конкурсның Министрлык белгечләреннән торган оештыру комитеты, балаларның тармакка караган табигать тыюлыкларында узган конкурсларда призлы урыннарны алган иҗади эшләрен карап, “Кыргый табигать утраулары” фото-конкурсына, “Серле табигать дөньясы” рәсем конкурсына, “Лукоморье” әдәби эшләр конкурсына йомгак ясады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылды.
“Әкият” балалар бакчасына мәгариф идарәсе белгечләре һәм Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстанның Яшел Үзән, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Буа районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүчеләр җыелды. Семинар “Бер һаваны сулыйбыз икән, җаннарыбыз да мәңге бер булсын, Җирдә шулай исән калырбыз” дигән девиз астында үтте.
Семинар программасы мавыктыргыч булды, анда катнашучылар үзләренең балалар белән эшләү тәҗрибәләрен уртаклашты, балаларга экологик тәрбия бирү буенча эшләр – “Гади әйберләрнең гадәттән тыш үзгәрешләре” мастер-классы күрсәтелде, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” (“Табигать белемнәре хәзинәсе”) интеллектуаль уены үткәрелде. Бик күңелле һәм дәртле итеп иң кечкенә катнашучылар – “Эко-ладушки” төркеме чыгыш ясады. “Эко-мәктәп / Яшел флаг” халыкара программасының Россиядәге координаторы О.Г.Мадиссон шул программаны тормышка ашыру кысаларында партнерлыкның әһәмияте турында сөйләде. “Озын Алан” табигать тыюлыгы башлыгы В.П.Никитин үзләре үткәргән экологик агарту эшләре белән таныштырды, балалар бакчасы мөдире Т.Н.Яшуковага “Парклар маршы-2015” акциясендә актив катнашканы өчен диплом тапшырды.
Тукай-Кырлай урманы – тарихи табигать һәйкәле. Нәкъ шушы җирләр шагыйрьне Шүрәле әкиятен язарга рухландырган. “Ашыт” дәүләти табигать тыюлыгы белгечләре, Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары белән бергә, территорияне төзекләндерде һәм чүп-чардан тазартты.
Чараның максаты – белем бирү оешмаларының әйләнә-тирәлек проблемаларын өйрәнү, аларны чишүдә гамәли катнашу тәҗрибәсен, “Эко-мәктәпләр / Яшел флаг” халыкара программасы кысаларында балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү буенча эшләү системасын күрсәтү һәм гомумиләштерү иде.
Фестивальдә катнашучыларга ташландык материаллардан төрле әйберләр ясау буенча мастер-класслар, экологик темага презентацияләр, экологик проектларның күргәзмә-ярминкәсе күрсәтелде, стенд докладлары укылды.
Фестиваль нәтиҗәсендә Россиянең төрле төбәкләрендәге белем бирү оешмалары һәм “Зөя” дәүләти табигать тыюлыгы арасында иҗади бәйләнешләр корылды.
Рәшит Фоат улы Вәлиуллин “Бөгелмә урманчылыгы” дәүләти казна оешмасының Ютазы участок урманчылыгында урман мастеры булып эшли. Министр аңа сайлаган һөнәренә турылыгы, Татарстан урманчыларының иң яхшы традицияләрен дәвам итүе, республиканың экологик иминлеге хакына җаваплы һәм кирәкле хезмәте өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм эшендә уңышлар теләде.
Мондый чаралар урман кишәрлекләреннән коры-сары һәм корыган агачларны җыештыру, шуның белән янгын куркынычын киметү, урманны зарарлы бөҗәкләрдән саклау максатында үткәрелә. Аннан тыш, урманчылар елның-елына ял иткәннән соң Шәһәр яны урманчылыгы яланнарында шактый көнкүреш чүп-чары ташлап калдыручы казанлыларның түбән культурасына каршы да көрәшәләр.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә урнашкан, WorldSkills стандартлары буенча III һөнәри осталык милли чемпионатының финал ярышлары үтә торган мәйданчыкта булып китте.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата баручылар “Казан ярминкәсендә” куелган техника үрнәкләрен карады, чәчтараш сәнгате, дизайн һәм флористика ярышлары барган мәйданчыкларда булды, катнашучыларның конкурс бурычлары белән танышты.
Арытаба алар төзелеш материаллары җитештерү буенча заманча станоклар һәм җиһазлар куелган мәйданчыкны, остаханәләр урнашкан биналарны карадылар.
Рөстәм Миңнеханов конкурсантлар белән сөйләште, аларга уңышлар, призлы урыннар теләде.
“Бу ярышлар белән кызыксынуның зурлыгына хәйран калдык, – диде ул, “Казан ярминкәсе” мәйданнарын карагач ук хәбәр чаралары вәкилләренең сорауларына җавап биргәндә. – эшче һөнәрләре белән дә спорт ярышларыннан ким мавыкмыйлар икән. Быел безнең әзерлек тә җитдирәк булды. Финал ярышларында 550 кеше катнаша, барлык эшче һөнәрләре буенча диярлек татарстанлылар да ярыша”.
Тверь өлкәсе Калинин районы территориясендә Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Тверь өлкәсе хөкүмәте ярдәмендә, XII “Үсенте” бөтенроссия урман конкурсының финал этабын үткәрә.
Традициягә әверелгән “Үсенте”нең финал этабына быел Россиянең 47 субъектыннан 95 кеше – өлкән класс укучылары, урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары җыелды.
Чемпионатта катнашучылар 55 номинация буенча осталык күрсәтә торган конкурс мәйданнары “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә урнашкан. Татарстан башкаласына 536 катнашучы һәм 486 эксперт килде. Россиялеләрдән тыш, чемпионатта Беларусь, Казахстан, Израиль, Финляндия һәм Марокко командалары катнаша. WorldSkills Russia чемпионатының финалы 23 майга билгеләнгән. 21 майда исә Лубян урман-техник колледжы командасының мастер-классы була, алар харвестерларда һәм форвардерларда эшләп күрсәтәчәк.
“Парклар маршы” акциясе кысаларында Әгерҗе районының барлык мәгариф оешмаларында тематик күргәзмәләр, балаларның рәсем һәм фото конкурслары, бәйрәм чаралары, өмәләр, агач утыртулар үткәрелде.
Балалар һәм олылар, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, ел саен йөзләрчә агач һәм куак утыртып, авылларны яшелләндерүгә өлеш кертәләр. Мәктәп балалары һәм дәүләти тыюлык эшчәннәре көче белән, Татарстанның Парклар һәм скверлар елына багышлап, паркларны төзекләндерү буенча күп эшләр эшләнде.
“Кичкетаң” дәүләти табигать тыюлыгы инспекторлары, Ә.Г.Фәйзуллин җитәкчелеге астында, районның күп кенә мәктәпләрендә булып, “2015 елгы Парклар маршы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары үткәрделәр.