Рөстәм Миңнеханов WorldSkills стандартлары буенча III һөнәри осталык милли чемпионатының финал ярышларында Лубян урман-техник колледжы мәйданчыгын карады

2015 елның 22 мае, җомга

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә урнашкан, WorldSkills стандартлары буенча III һөнәри осталык милли чемпионатының финал ярышлары үтә торган мәйданчыкта булып китте.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата баручылар “Казан ярминкәсендә” куелган техника үрнәкләрен карады, чәчтараш сәнгате, дизайн һәм флористика ярышлары барган мәйданчыкларда булды, катнашучыларның конкурс бурычлары белән танышты.

Арытаба алар төзелеш материаллары җитештерү буенча заманча станоклар һәм җиһазлар куелган мәйданчыкны, остаханәләр урнашкан биналарны карадылар.

Рөстәм Миңнеханов конкурсантлар белән сөйләште, аларга уңышлар, призлы урыннар теләде.

“Бу ярышлар белән кызыксынуның зурлыгына хәйран калдык, – диде ул, “Казан ярминкәсе” мәйданнарын карагач ук хәбәр чаралары вәкилләренең сорауларына җавап биргәндә. – эшче һөнәрләре белән дә спорт ярышларыннан ким мавыкмыйлар икән. Быел безнең әзерлек тә җитдирәк булды. Финал ярышларында 550 кеше катнаша, барлык эшче һөнәрләре буенча диярлек татарстанлылар да ярыша”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International