«Озын Алан» тыюлыгы белгечләре мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең зона семинарында катнашты

2015 елның 26 мае, сишәмбе

“Әкият” балалар бакчасына мәгариф идарәсе белгечләре һәм Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстанның Яшел Үзән, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы, Кайбыч, Буа районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүчеләр җыелды. Семинар “Бер һаваны сулыйбыз икән, җаннарыбыз да мәңге бер булсын, Җирдә шулай исән калырбыз” дигән девиз астында үтте.

Семинар программасы мавыктыргыч булды, анда катнашучылар үзләренең балалар белән эшләү тәҗрибәләрен уртаклашты, балаларга экологик тәрбия бирү буенча эшләр – “Гади әйберләрнең гадәттән тыш үзгәрешләре” мастер-классы күрсәтелде, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” (“Табигать белемнәре хәзинәсе”) интеллектуаль уены үткәрелде. Бик күңелле һәм дәртле итеп иң кечкенә катнашучылар – “Эко-ладушки” төркеме чыгыш ясады. “Эко-мәктәп / Яшел флаг” халыкара программасының Россиядәге координаторы О.Г.Мадиссон шул программаны тормышка ашыру кысаларында партнерлыкның әһәмияте турында сөйләде. “Озын Алан” табигать тыюлыгы башлыгы В.П.Никитин үзләре үткәргән экологик агарту эшләре белән таныштырды, балалар бакчасы мөдире Т.Н.Яшуковага “Парклар маршы-2015” акциясендә актив катнашканы өчен диплом тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International