Урман төзү дәүләти урман политикасының мөһим буыны булып тора. Ул урманнарны өйрәнү һәм аларның торышын исәпкә алу, республиканың бөтен урман комплексын арытаба үстерү өчен кирәк.
Министрлыкта дәүләти урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман төзү бүлегеннән, “Рослесинфорг” федераль предприятиесеннән белгечләр катнашында киңәшмә уздырылды. Анда Тәтеш, Буа, Норлат, Алабуга һәм Лаеш урманчылыкларында урман төзү эшләрен башкару йомгаклары тикшерелде.
Татарстанның яшь галимнәре һәм белгечләренең региональ иҗтимагый хәрәкәте һәм “Татарстан Республикасы яшьләренең иҗат академиясе” региональ иҗтимагый оешмасы V Республика яшьләр форумын үткәрә.
Урман хуҗалыгын форумда мәктәп урманчылыкларының өлкән класс укучылары күрсәтеп, “Кече Ватан” һәм “Киләчәккә старт” тематик мәйданчыкларында үз проектларын тәкъдим итәчәк.
Форумда катнашырга теләүчеләр өчен: гаризалар 2015 елның 1 мартына кадәр forumtatarstan.ru сайтының электрон почтасына кабул ителә.Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитетында В.И.Кашин рәислегендә “Россия Федерациясе урман комплексының нәтиҗәлелеген күтәрүнең һәм аны үстерүнең хокукый һәм экономик аспектлары” дигән темага тыңлаулар үткәрелде. Аларда үз территорияләрендә урман ресурслары булган Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару һәм башкарма дәүләт хакимияте органнары вәкилләре чыгыш ясады.
Үзенең “Татарстан Республикасы урман комплексын үстерүнең экономик стратегиясе” дигән докладында министрның беренче урынбасары Харис Мусин тармакта тормышка ашырыла торган өч проект: урманнарны яңадан торгызу, аларны саклау, урман чималларын рациональ куллану турында сөйләде.
Шулай ук аз урманлы булган Татарстан территориясендә урман хуҗалыгы чаралары комплексын башкарганда барлыкка килә торган проблемалы сорауларга тукталды, тармакны үстерүнең хокукый һәм экономик аспектларына кагылышлы берничә тәкъдим кертте.
Тыюлык белгече Татьяна Никитина Кама Тамагы районы мәктәпләрендә булып, кече яшьтәге балалар белән очрашты, аларга бездә кышлаучы кошларның әһәмияте, аларның азык табалмый интегүе турында сөйләде.
Сөкәй урта мәктәбендәге шундый әңгәмә соңында укучылар мәктәп бакчасына җимлекләр элеп, аларга өйдән алып килгән сыйларын салдылар. Татьяна Никитина исә, рәхмәт әйтеп, укучыларга һәм укытучыларга кошлар турында китаплар бүләк итте.
Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитетында “Россия Федерациясе урман комплексын үстерүнең һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрүнең хокукый һәм экономик аспектлары” дигән темага парламент тыңлаулары үткәрелә.
Кукмара районы халык иҗаты фестивалендә үзешчән ансамбльләрдә шөгыльләнүче колледж студентлары да актив катнашты. Аеруча уңышка “Яшьлек” бию ансамбле (сәнгать җитәкчесе Н.Козырева) һәм “Ностальгия” вокаль-инструменталь ансамбле иреште. Студентлар репертуарында сугыш чоры җырлары, хәзерге эстрада, ритмик биюләр һәм халык композицияләре яңгырады.
Лубян урман-техник колледжы студентлары катнашындагы гала-концерт район мәдәният йортында май аенда узачак.
Иң мөһим бурычларның берсе булып 2015 елгы янгын куркынычы сезонына нәтиҗәле план әзерләү тора. Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты каравына февраль башында 2015 елда урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнары тапшырылды.
Урман янгыннарын сүндерүнең ТР Урман хуҗалыгы белгечләре әзерләгән җыелма планы Департаментта уңай бәя алды, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгында аның җитәкчесе Иван Валентик имзасы белән килештерелде, ТР премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан расланачак.
Татарстан Президенты Р.Миңнеханов 16-17 февральдә Карелия Республикасында эш визиты үткәрә, аның барышында Хезмәттәшлек килешүенә кул кую күздә тотыла.
Индустрия һәм мәдәният объектларын караудан тыш, сәфәр программасына Янгын роботехникасы инженерлык үзәге һәм Ориентлы йомычка плитәләре ясау заводы белән танышу кертелгән.
Карелия агач җитештерү күләмнәре буенча Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәкләрендә алдынгы урында тора. Республиканың агач әзерләү һәм эшкәртү буенча тәҗрибәсе Татарстанның үсә барган урман индустриясе өчен дә файдалы булырга мөмкин.
Республиканың урман хуҗалыгында һөнәри белем алу эзлекле тәртиптә – Лубян урман-техник колледжында һәм арытаба Казан дәүләт аграр университетының урман факультетында уку аркылы тормыш ашырыла. Шуңа күрә колледж укытучысы Г.Г.Гаянова җитәкчелегендә килгән студентларны бигрәк тә аграр университетка багышланган бүлек, ул уку йортына керү кагыйдәләре һәм анда уку шартлары кызыксындырды.
ТР МК карары белән Татарстанда Парклар һәм скверлар елының логотибы һәм аның аңлатмасы расланды.
Логотип текст һәм графика өлешләреннән тора. Классик шрифт белән җыелган куе көрән текст графикадан аста урнашкан һәм Елның тулы атамасын бирә. Графика өлеше заманча шәһәр паркының стильле сүрәтеннән тора, аңда парк ландшафтының төп элементлары – арка рәвешендәге капка, агач утыргыч, фонарь, фонтан урын алган. Кошлар һәм болытлар логотипның рәвешен тулыландырып, җиңеләйтеп, паркларның шәһәр өчен “яшел үпкә”, “оазис” булуын ассызыклап тора. Композициянең арткы планын ылыслы һәм яфраклы агачлар тәшкил итә, һәм бары шул фон логотип графикасының төсле бизәлешен тәшкил итә. Алты төрле яшел төсмер игътибарны ел тематикасына юнәлтә һәм, үзәктәге Сөембикә манарасы белән бергә, логотипка Татарстанның милли колоритын бирә. Композициянең кырый элементлары – тимераяк һәм велосипед логотипка динамика биреп һәм Татарстанның егәрлеген, хәзерге яшьләрнең спорт потенциалын күрсәтеп тора.