Ярышларның зона этабы Саба аграр колледжы базасында узды. Аделина Терентьева, Анастасия Гостева, Михаил Гусев, Андрей Николаев тәшкил иткән Лубян командасы анда III урынны алды
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Яшь галимнәр һәм белгечләр иҗтимагый хәрәкәте һәм “Татарстан Иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы белән берлектә, V Республика Яшьләр форумын үткәрә.
Бишенче Форум “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр тирәлеге” “Син эшмәкәр”, “Игелек технологиясе”, “Куркынычсызлык”, “Кече Ватан”, “Арт-квадрат”, “Мәгълүмәт агымы”, “Яшьләр коррупциягә каршы”, “Киләчәккә старт” дигән 10 тематик мәйданчыкта үткәрелә.
Форумда 16-30 яшьләрдәге сәләтле яшьләр (35 яшькә кадәрге галимнәр), балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы катнаша.
Яшьләрнең иң яхшы проект һәм идеяләре Татарстан җитәкчелегенә Форумның күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк, алар арытаба ярдәм итү һәм алып бару өчен профильле министрлык һәм тармакларга йөкләмәләр исемлегенә дә кертелгән.
Сездән Татарстан яшьләренә белешмәләр җиткерүдә, Татарстан министрлык һәм тармакларының рәсми сайтларында Форум турында белешмә баннеры урнаштыруда ярдәм итүегезне сорыйбыз.
Форум турында белешмә материаллар http://forumtatarstan.ru/files/info.zip адресында.
Өстәмә белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 259-40-29.
Аларга көн саен чыпчыклар, песнәкләр, үрмәләчләр, күкшәләр һәм хәтта көртлекләр килә. Аларга җимне, тыюлык белән килешү нигезендә, “Кама Тамагы” ҖЧҖнең Сөкәй тармагы бирә.
Х.Г.Мусинның фидакарь хезмәте, Россия урман байлыкларын бәрәкәтле куллану, саклау һәм арттыру мәсьәләләрен чишүгә керткән шәхси өлеше шулай бәяләнде.
Рослесхозның Иде буе федераль округы бүлекчәсенең Түбән Новгородта узган күчмә утырышында бүләкне тапшырганда Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик Харис Мусинга эшендә уңышлар теләде.
Ярышлар Лубян бистәсе буасында үткәрелде. Стартка колледж студентлары һәм укытучылары гына түгел, Лубянда һәм Кукмара районында яшәүчеләр дә чыкты. Иң яхшы чаңгычылар дип урман-техник колледж студентлары танылды: I урынны Аделина Терентьева, II урынны Анастасия Гостева, III урынны Андрей Николаев алды.
Бу турыда Рослесхоз җитәкчесе Идел буе федераль округы буенча Түбән Новгородта булып узган күчмә киңәшмәдә белдерде.
“Без 2014 елда бирелгән вәкаләтләрне үтәүнең төп күрсәткечләре буенча тулаем яхшы гына нәтиҗәләргә ирештек, – диде ул, киңәшмәне ачканда. – Бу елда шартларның үзгәрәчәген дә аңлыйбыз, чөнки бүген үк инде бюджет бурычы лимитлары РФ субъектларына 90 процент күләмдә бирелгән. Шуңа бәйле рәвештә, тапшырылган вәкаләтләрне оптимальләштерү буенча тиешле чаралар үткәрергә кирәк. Үз структураларыгызны бик карарга киңәш итәм, аларда барлык субвенцияләрнең 70 проценттан артыгы идарә органнарын асрауга, 30 процентка якыны гына турыдан-туры урман хуҗалыгы чараларын үтәүгә тотыла бит. Катгый рәвештә барлык урманчылар дәүләти гражданлык хезмәткәрләре булырга тиеш дип таләп итәбез.”
Иван Валентик игътибар юнәлткән тагын берничә мәсьәлә оптимальләштерү мәсьәләсенә кагылышлы булды.
“Барлык урман янгыннарын сүндерүдән урман янгыннары белән идарә итүгә күчү темасы да шул ук контекстта ята. Хәзерге вакытта без баруы кыен булган ерак районнарда булган, торак пунктларга, экономика объектларына янамый һәм экологиягә зур зыян салмый, ләкин шул ук вакытта нигезсез финанс чыгымнарына китерә торган янгыннарны сүндерүдән баш тартуны күздә тотып территорияләрне яңадан зоналарга бүлү буенча “пилот” проектлары кысаларында эш итәбез. Монда көчләрне һәм чараларны куллануны, авиация күзәтчелеген оптимальләштерергә мөмкин”, – дип тәкъдим итте Рослесхоз башлыгы.
Урман ресурсларының инвестицион кызыклылыгы турында исә Иван Валентик болай диде: “Бүген без Россия Федерациясе Хөкүмәтендә кече һәм урта бизнесны урман ресурсларына кертә торган закон өстендә эшләүне асылда төгәлләдек. 12 февральдә ул Хөкүмәттә каралып, шуннан соң билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Думасына биреләчәк. Законның концепциясе кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын ярашлы региональ дәүләт программалары нигезендә сату-алу килешүләре буенча урман ресурсларына кертүне күздә тота. Бу вакытта бәя минималь ставка плюс урманнарны саклау һәм яңадан торгызу чараларына тулай чыгымнарга туры килүче коэффициент белән билгеләнә. Бу тулай чыгымнарны һәм ярашлы коэффициентларны регионнар үзләре билгеләргә тиеш. Закон аларны билгеләү тәртибе турында субзакон актлары чыгаруны да күздә тота. Без РФ субъектларына эшкә керешергә һәм хәзер үк Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаментына шул норматив чыгымнарны исәпләү алымнары буенча ярашлы тәкъдимнәр бирергә киңәш итәбез. Бу безгә тәкъдимнәрне анализлау, гамәлдә карау өчен мөһим, Хөкүмәт актында соңыннан законны кулланучыларны аптыратырлык нәрсәләр булырга тиеш түгел. Закон кабул ителгәннән соң Хөкүмәт карары чыгарылгач, безгә шунда ук сату-алу килешүләре буенча эш башларлык булсын.”
(ФАЛХның матбугат хезмәте)
Әгерҗе урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев Иске Эсләк авылы балалар бакчасында булып, анда тәрбияләнүчеләргә кошларның урманга китергән файдасы, кошларны кыш көне ашату турында сөйләде. Үз сорауларына белеп җавап биргән иң актив балаларга грамоталар һәм татлы призлар тапшырды.
Әңгәмәдән соң барысы да йөрергә чыгып, бакча ишегалдында ата-аналары ясап биргән җимлекләрне элделәр, аларга көн саен җим салырга вәгъдә иттеләр.
Киңәшмә Түбән Новгородта “РФ Идел буе ФО субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрне үтәвенең нәтиҗәлелеге: 2014 ел йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар” дигән тема буенча үткәрелде, анда Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе И.В.Валентик рәислек итте.
ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусинның доклады “2014 ел йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар. Урманнарны янгыннан саклау, урман саклау чараларын планлаштыру һәм үткәрү” дип аталган иде. Үз чыгышы алдыннан Х.Мусин җәмәгатькә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны саклау буенча эшчәнлеге турында видеофильм тәкъдим итте, аннары урман мөнәсәбәтләре буенча бирелгән вәкаләтләрне Татарстанның аз урманлы булуын исәпкә алып үтәүнең хокукый һәм экономик аспектларына тукталды.
Түбән Новгород кирмәнендә узган бу киңәшмәдә Министрлык күргәзмә дә оештырды, анда исә төзергә ният ителгән “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәге макеты һәм республиканың биш районында урнаштырылган, III типтагы урман-химия станцияләре булган “Татарстан урман янгыннары үзәге”нең эшчәнлек зоналары күрсәтелде.
Әгерҗе шәһәрендә Сочи олимпиадасының еллыгына багышланган Сәламәтлек көне үткәрелде. Анда “Әгерҗе урманчылыгы” командасы да катнашып, “сәламәтлек сукмагы”ның 800 м.га каршылыклар аша йөгерү, бер потлы герне 100әр тапкыр күтәрү, кулда күтәрелү, бау тартышу, аратада күтәрелү, хәттә киезката ыргыту кебек барлык сынауларын үтте. Ярышлар күмәк чаңгы старты белән төгәлләнде.
“Россия чаңгы юлы” күмәк чаңгы ярышына төп старт Казанның “Кояшлы” лагерында бирелде. Ачу тантанасыннан һәм Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның котлавыннан, катнашучыларга саулык һәм уңышлар теләвеннән соң чаңгы юлына 20 меңнән артык кеше чыкты.
Күмәк ярышларда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы чаңгычылары да катнашты.