Киңәшмәдә Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе И.В.Валентик рәислек итәчәк. Аның эшендә Идел буе федераль округы субъектларының урман хуҗалыгына күзәтчелек итүче вице-губернаторлары (губернатор урынбасарлары), Россия Федерациясе субъектларының урман мөнәсәбәтләре буенча вәкаләтле башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты, Россия МЧСы, Россия генпрокуратурасы, “Авиалесохрана”, “Рослесинфорг”, “Рослесозащита”, урман хуҗалыгы өлкәсендә белем бирү оешмалары вәкилләре катнашачак.
Киңәшмә кысаларында Идел буе федераль округының региональ башкарма хакимият органнарының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге эшчәнлегенә йомгак ясалачак, 2015 елга бурычлар каралачак, шулай ук урманнарны янгыннан саклау, урман торгызу чаралары үткәрү кебек көнүзәк проблемалар тикшереләчәк.
“Россия аллеясы” акциясенең рәсми сайтында Татарстанның яшел символы булырдай үсемлек өчен он-лайн тавыш бирү үткәрелде. Акциянең беренче этабы йомгаклары буенча, тавыш бирүчеләрнең 40%ы төбәккә хас булган агач һәм үсемлекләр арасыннан вак яфраклы юкәне сайлаган.
Акция нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә, Севастопольдә һәм Владивостокта “Россия аллеясы” табигый-патриотик парк зоналары нигезләнеп, аларда Татарстанның да мини-бакчасы урнаштырылачак.
Табигать бакчасын нигезләү өчен төп урман токымнарының сыйфатлы утырту материалы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы питомникларыннан биреләчәк.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсендә үткәрелгән оештыру киңәшмәсендә сүз форумның эш юнәлешләре турында барды. Урман хуҗалыгы вәкилләре “Куркынычсызлык” секциясендә автомобиль юллары буйлап кардан саклау урманлыклары утырту буенча “Саклау урманнарын үстерү” проекты белән катнашачак. Бу нәтиҗәле алым юлларны карауга чыгымнарны берничә тапкыр киметә.
Киң күләмле физкультура-савыктыру хәрәкәтен Татарстанда тарату, халыкны актив ялга, физкультура-спорт белән даими шөгыльләнүгә күнектерү максатыннан 8 февральдә “Татарстан чаңгы юлы – 2015” күмәк ярышлары уздырыла.
Татарстан чаңгы юлына, традиция буенча, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы да чыгачак, аны мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау идарәсенең бүлек башлыгы Нияз Имамиев җитәкләячәк.
Казахстан премьер-министры Кәрим Масимов җитәкчелегендәге делегация һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводында булдылар, анда Татарстанның иң эре предприятиеләре һәм тармаклары күрсәтелде.
“КамАЗ” йөк автомобильләре, газ ягулыгы кулланучы автобуслар белән беррәттән, Казахстан делегациясенә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башкаручы киңәшчесе Тимур Галиев Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең ябык тамыр системалы утырту материалларын, Саба агач эшкәртү комплексы эшләнмәләрен, икенчел урман продуктларын күрсәтте.
Югары кунакларга Урман үзәгенең продукциясе Астанада Татарстан көннәрен үткәргәндә дә күрсәтелгән иде инде. Утырту материаллары Казахстан башкаласын төзекләндерү өчен бүләк ителгән иде.
Конкурсны “Яшел Россия” иҗтимагый экологик хәрәкәте игълан итте.
Конкурста барлык теләүчеләр катнаша ала. Бурыч: “Җиңү урманы” проекты кысаларында утыртылган паркка, аллеяга, скверга керү урынында куелачак исемле такталарның дизайнын һәм техник йөкләмәсен әзерләү.
Конкурсның кагыйдәләре пресс-релизда бәян ителә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың Үсеш стратегиясен “Леонтьев үзәге” халыкара социаль-экономик тикшеренүләр үзәге әзерли.
Министрлык хезмәткәрләре Стратегиянең беренче редакциясен тикшерде, – аңа транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү, җитештерү көчләрен арттыру кертелгән, һәм территорияләрне тотрыклы үстерү мәсьәләләренә өстенлек бирелгән, “экологик иминлекне саклаган хәлдә табигать ресурсларын куллану шартлары” билгеләнгән.
Тәкъдимнәр ТР Экономика министрлыгына юнәлтелде.
Илдус Мөнир улы Мәгыйзов һөнәри белемне Лубян урманчылык техникумында һәм Мари политехник институтында алган. Республиканың урман хуҗалыгында кырык елдан артык эшләгән. 14 ел Биләр урман хуҗалыгы директоры булып торган. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырылгач дәүләти контроль һәм күзәтчелек бүлеген җитәкләгән. Югары һөнәр иясе И.Мәгыйзов күп тапкырлар һөнәри бүләкләргә лаек булган.
И.Мәгыйзовны бөтен коллектив исеменнән юбилее белән министрның беренче урынбасары Х.Мусин котлады һәм аңа Министрлыкның Мактау грамотасын тапшырды.
“Спас” табигать тыюлыгында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча Россия Балык тоту идарәсе, ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе, ТР буенча МВД белгечләре катнашында рейд үткәрелде. Нәтиҗәдә законсыз балык тоту факты буенча җинаять эше кузгатылды. 24 мең сумлык зыян салынган.
Үткәрелгән рейдлар турында белешмәләр Казан район-ара табигать саклау прокуратурасына җибәрелгән.
Киңәшмәне дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Айрат Әхмәров алып барды. Ул хезмәткәрләр регламентына өстәмәләр турында хәбәр итте, урманчылык тармагындагы коррупцион һәм башка хокук бозуларга, коррупциягә каршылык законнарындагы яңалыкларга аерым тукталды.
Киңәшмәнең көн тәртибендә шулай ук керемнәр, коррупциягә каршылык законнары таләпләрен, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары әзерләгән методик киңәшләрен исәпкә алып, министрлык хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә карата мөлкәт һәм мөлкәт характерындагы бурычлар турындагы еллык белешмәләрне тутыру мәсьәләсе дә каралды.