Бөек Ватан сугышында меңнәрчә урман хуҗалыгы хезмәткәре катнашкан.
Республиканың барлык урман хуҗалыгы оешмаларында Җиңү көненә багышланган җәмәгать акцияләре, тантаналар, ветераннар белән очрашулар, концертлар булып узды. Аннан тыш, ветераннарга ел саен тәм-том, бүләкләр тапшырыла, матди ярдәм күрсәтелә. Күп кенә җитәкчеләр сугыш ветераннары янына үзләре дә барды.
Мәсәлән, Лубян урман хуҗалыгы техникумын бетергән һәм 1945 елдан соң урман хуҗалыгында эшләгән Петр Алексеев янында Биләр урманчылыгы башлыгы Галим Хәбибуллин булып китте. 1974 елдан 1981 елга кадәр Биләр урман хуҗалыгын җитәкләгән Петр Иванович Алексеев белән аның уртак сүзләре байтак булды.
Кәләй урманчылыгы хезмәткәрләре, Кәләй урта мәктәбе урманчылыгы, авыл хакимияте, «Елховлес» җәмгыяте вәкилләре, элек урман хуҗалыгында эшләгән ветераннар Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митингта катнаштылар.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салынды.
Җиңү мәйданында совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 69 ел тулуга багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Ветераннарны һәм тыл эшчәннәрен, бөтен шәһәр халкын олы бәйрәм белән котларга район башлыгы В.В.Макаров, Әгерҗе районы ветераннар советы рәисе Р.Ф.Лутошкина, министр Наил Мәһдиев килгән иде. Наил Мәһдиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
Шәһәр халкы Җиңү һәйкәленә тере чәчәкләр һәм шәлкемнәр салды. Аннары зур бәйрәм концерты күрсәтелде, сугыш чоры җырларына мәйданда төрле буыннар бергә биеделәр.
Тәтеш районы Лаптевка авылында колхоз кырларында авыр хезмәтләр башкарган, госпитальдә яралыларны дәвалаган хатын-кыз хезмәт ветераннары белән очрашу оештырылды. Анда «Озын Алан» табигать тыюлыгы башлыгы В.П.Никитин чыгыш ясап, барлык авыл халкын россиялеләрнең иң яраткан бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлады, Ватанны саклаучыларга һәм җиңүне тылда эшләп якынайтучыларга рәхмәт белдерде.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында эш көне административ бина каршында истәлек чыршысы утыртудан башланды. Чакырылган урман хуҗалыгы ветераннары ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры, Бөек Ватан сугышы чорында Кара диңгез флотында хезмәт иткән һәм сугышчан батырлыклары өчен Ватанның күп кенә бүләкләренә лаек булган Александр Гуляев бюстына чәчәк салдылар.
Ветераннарны Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев сәламләде һәм, бәйрәм чәе табынында, күптән түгел Кырым Республикасына барулары турында сөйләде. Анда Җиңү көне алдыннан истәлекле аллеяга нигез салынган. Ул чарада ике республиканың да урман белгечләре катнашкан, һәм бу Россия халыкларының какшамас бердәмлеген һәм хезмәттәшлеген гәүдәләндергән.
Бөек Ватан сугышында Әгерҗедән ун меңләп кеше катнашкан. Бик күпләре туган якка әйләнеп кайта алмаган, алты меңнән артык солдат мәңгелеккә яу кырында ятып калган. Яңа буын вәкилләре, Әгерҗенең мәктәп урманчылыкларында һәм урта мәктәпләрендә тәрбияләнүче 200дән артык бала Җиңү көне алдыннан Хәтер аллеяларына нигез салып, 1186 нарат, каен һәм юкә үсентесе утыртты. Барлык үсентеләрне «Әгерҗе урманчылыгы» идарәсе әзерләгән иде, агач утыртуда анда эшләүчеләр үзләре дә катнаштылар.
Киләсе елда яшел хәтер вахтасы Бөек Җиңү юбилей көненә кадәр дәвам итәчәк – аллеяларга тагын 70әр агач өстәләчәк.
Татарстаннан китерелгән үсентеләрне Бакчасарай шәһәрендә утырту чарасыннан соң Кырымның «Бакчасарай урман хуҗалыгы» дәүләт предприятиесе директоры Анатолий Харчук һәм Татарстанның «Шәһәр яны урманчылыгы» дәүләти казна оешмасы җитәкче-урманчысы Илнур Кәшфиев урманнарны яңадан торгызу һәм үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек бәйләнешләре урнаштыру турында килешүгә кул куйдылар. Кул кую вакытында шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, министрның беренче урынбасары Харис Мусин һәм Кырым коллегалары бар иде.
Ике регион – Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы арасында хезмәттәшлек һәм экономик бәйләнешләр турында килешү кысаларында Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Бакчасарайга һәм Бакчасарай районына утырту материалы – күк чыршы, гади чыршы, тау нараты, каен, корычагач, имән, карагай җибәргән иде. Бакчасарай шәһәренең төзекләндерү комбинаты коммуналь предприятиесе шул үсентеләрне утырту өчен булган территорияне карт, аварияле агачлардан арындырды. Шуннан соңгы җыештыру эшләрендә предприятиегә Бакчасарай төзелеш, архитектура һәм дизайн колледжы укучылары зур ярдәм күрсәтте.
6 майда Бакчасарай шәһәренең администрация бинасы янында аллея утыртылды, анда Татарстан урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиев, Кырымның Бакчасарай районы башлыгы И.Р.Умеров, Кырым Республикасы Урман һәм аучылык хуҗалыгы комитеты җитәкчесе И.И.Магда катнашты. Бакчасарай шәһәр советының эчке клумбасына һәм «Халыклар дуслыгы» скверына да яңа үсентеләр өстәлде. Калган агачлар һәм куаклар дәүләт оешмалары территорияләрен яшелләндерүдә кулланылачак.
(Бакчасарай шәһәр советының матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.)
Татарстан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә һәм базислы урман питомникларында, утырту материалы, шул исәптән ябык тамыр системалы материал үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек кысаларында, Кырымның Бакчасарай районыннан китерелгән орлыклар чәчелде. Булачак ябык системалы утырту материалын «Бакчасарай урман хуҗалыгы» дәүләт предприятиесе урманчылары агымдагы елның көзендә һәм 2015 елның язында урман культураларын өстәп утырту чараларын үткәргәндә кулланачак.
«Кошлар көне» дигән бер чарада канатлы дусларның файдасы турында әңгәмә, рәсемнәр һәм сыерчык оялары конкурсы үткәрелде. Май башында исә Азнакай урманчылары җиңүчеләргә, иң актив укучыларга тантаналы рәвештә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар.