Россия скаут-эзәрмәннәренең Россия милли оешмасы (НОРС-Р) белән берлектә Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы оештырган «Урман патруле» янгыннан саклау акциясе кысаларында, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында «Татарстан скаутлары» республика үзәге, Татарстан мәктәп урманчылыклары һәм Министрлык вәкилләренең очрашуы булып узды.
Анда урман фондын бергәләп патрульләү, халык белән урманнарны янгыннардан һәм хокук бозулардан саклау турында пропаганда-үгетләү эшләре алып бару турында килешенде.
«Рослесинфорг» ФДУП Казан филиалының Шәһәр яны урманчылыгы җирләрендәге күнегүләр полигонында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре һәм урманчылары урманнарны таксацияләү буенча өйрәнүләрдә катнаштылар, урманнарны дәүләти инвентаризацияләү буенча лекция тыңладылар, үткәрелгән урман хуҗалыгы чараларын бәяләү буенча киңәшләр алдылар. Күнегүләр белән «Рослесинфорг»ның «Идел буе урман проекты» филиалының баш инженеры Николай Петухов җитәкчелек итте.
Татарстан территориясендә санитар-экологик икеайлык үткәрү барышында 91 бозыш ачыкланган, административ хокук бозу турында 63 беркетмә төзелгән, шул исәптән 10 беркетмә РФ КоАП 8.31 ст. буенча 9 физик затка һәм 1 вазифалы затка; 53 беркетмә РФ КоАП 8.39 статьясы буенча 53 физик затка. Административ җаваплылыкка 37 физик зат һәм 1 вазифалы зат тартылган. 80.7 мең сумлык штрафлар салынган. Бозучылардан әлегәчә 6 мең сумлык штраф түләтелгән.
Хисап чорында 45 каты көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру урыны ачыкланган, тулай күләме 66.5 кубометр, мәйданы 1769.5 кв.м.. Шуларның 1769.5 кв.м мәйданлы 38е бетерелгән, 66.5 кв.м чүп-чар рөхсәтле чүплекләргә ташылган.
Урманчылыкларда юл һәм трасса буйларындагы урманлыклар 8 гектар мәйданда 18 кубометр коры-сарыдан чистартылган.
Конкурсны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Урман хуҗалыгы комитеты һәм Мәскәү өлкәсе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы үткәрә. Конкурсның федераль (читтән торышлы) этабы нәтиҗәләре буенча, финалда катнашуга Россиянең 46 субъектыннан өлкән класс укучылары, урта һөнәри белем оешмалары студентлары, мәктәп урманчылыгы җитәкчеләре, барлыгы 101 кеше чакырылган.
Татарстан Республикасыннан конкурста Арча урманчылыгының «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгы һәм Лубян урман-техник колледжы катнаша.
Татарстанның барлык белем бирү оешмаларында «Бердәм экологик дәрес» экологик агарту акциясе уздырылды.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, тармак оешмалары хезмәткәрләре һәм тыюлык белгечләре мәктәп укучылары һәм бакча балалары өчен лекцияләр укыдылар. Яшь буында табигатькә, урманнарга сак караш тәрбияләү буенча рәсем конкурслары үткәрелде, видеофильмнар күрсәтелде, аеруча актив укучыларга дипломнар бирелде.
Министр Наил Мәһдиевның «Эфир» телеканалына туры тапшыруда биргән әңгәмәсенең төп темасы – Россия Федерациясендә һәм Идел буе федераль округында башланган урман янгыннары һәм аларны республика урманнарында булдырмау буенча Министрлык күрә торган чаралар. Алып баручы Алексей Кулешовның сораулары шулай ук Министрлыкның урманнарны яңадан торгызу, агач әзерләү, православие культы корылмаларын реставрацияләү кебек эшләренә бәйле булды. Туры эфирның видеоязмасын «Эфир» телеканалы сайтында «Тема» программасы архивында карарга мөмкин.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу турыда Православие җәмәгатьчелеге форумын ачу вакытында сөйләде.
Президент Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оешмалары тарафыннан, 2013 ел азагында зыян күргән православие храмнары яңадан торгызыла. Кыш көне агач материаллар, буралар әзерләнде. Мәсәлән, «Кама урманчылыгы» дәүләти казна оешмасы һәм «Кама урманы» дәүләти бюджет оешмасы Мамадыш муниципаль районы Албай авылында алтарь һәм төп бинага янкорма өчен 3.5 метр биеклеге буралар бурап, фундаментка утыртты. Чиркәүнең гөмбәзе куелды һәм түбәсе ябылды. Объектны кулланышка 2014 елның 12 июленә, керәшеннәрнең Питрау бәйрәмендә кертү ният ителә.
Журналистлар алдындагы чыгышын министр статистикадан башлады. 13 майга кадәр Россиядә инде 727 мең гектарда 6658 янгын булган. 2014 елда Идел буе федераль округында – Башкортстанда, Пермь краенда, Түбән Новгород, Киров, Ульяновск өлкәләрендә 87 гектарда 91 янгын булган. Былтыр шул ук чорда 59 гектарда 72 янгын теркәлгән булган. Наил Мәһдиев хәвефле кабатлануларны искә төшерде: җәй коры килү аркасында ТР урман фонды территориясендә дүрт ел саен янгыннар кабына икән.
Брифингта министр шулай ук урман янгыннарын булдырмауга юнәлтелгән профилактик чаралар турында хәбәр итте, 26 апрельдә узган Агач утырту көненә йомгак ясады, Бакчасарайга барып, Татарстаннан китерелгән үсентеләрдән истәлек аллеясына нигез салу турында сөйләде.
Тыюлык белгече Татьяна Никитина фикеренчә, экологик культурага һәм әйләнә-тирәлеккә сак карашка нәкъ менә үсмер яшьтә өйрәтергә кирәк. Мәктәп балалары алдында чыгыш ясап, ул дөрес карашлар өчен кирәкле багажны белем алу гына бирә, дип белдерде. Балаларга «Экологик культура – Россиянең киләчәге» дигән фильм күрсәтелде. Класс җитәкчесе Е.В.Чернова һәм биология укытучысы Н.В.Гафарова класста балаларның табигать турындагы рәсемнәре күргәзмәсен оештырганнар иде. Тыюлык белгечләре класска «Татарстанның Җир хартиясе» дигән китап һәм «Урман дозоры» дигән балалар эшләре җыентыгы бүләк иттеләр.
13 майда Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республиканың урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевның брифингы уздырыла. Темасы – республика урманнарында янгын куркынычы сезоны башлану һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы үткәрә торган профилактик чаралар.
Брифинг 10.00 сәгатьтә башлана.