Семинар Европа Советының һәм Россия Федерациясенең кыргый фауна һәм флораны, табигый яшәү тирәлекләрен саклау буенча Берн конвенциясе кысаларындагы эшчәнлеген координацияләүгә багышланган иде. Эмеральд проектының максаты – табигый яшәү урыннарын ачыклау һәм саклау. Семинарда Европа Советы әгъзалары, Финляндия, Норвегия, Швециядән, Россиянең 15 регионыннан вәкилләр, шул исәптән Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашты.
Семинарда Европаның һәм Россиянең саклаулы табигый территорияләренең торышы, Россия Федерациясендә Зөбәрҗәт челтәрен формалаштыру буенча агымдагы нәтиҗәләр һәм арытаба бурычлар каралды.
Өйрәнүләр алдыннан республика территориясендә бишенче булган III типтагы “Лаеш” янгын-химия станциясен ачу тантанасы булды, анда ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, Лаеш район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан буенча РФ ГтХМ Янгыннарны сүндерү һәм авария-коткару эшләрен башкару идарәсе башлыгы Константин Чанышев катнашты.
Урман янгыннары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләренең планы буенча, ут белән саксыз кылану аркасында коры үлән янып киткән, аннары ут урман массивына, аннары Кама яры буенда урнашкан дача кооперативына күчкән…
Өйрәнүләргә ТР Урман хуҗалыгының көч һәм чаралары, ТР буенча федераль янгын службасы подразделениеләре җәлеп ителде.
Өйрәнүләрне күзәткән журналистларга биргән интервьюсында урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев: «Ылыслы урманнар уратып алган Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чаллы кебек эре шәһәрләр янында урман янгыннары чыгу куркынычы бар. Җәйнең җиңел килүен көтмибез», – дип белдерде.
ЮНИДО проекты җитәкчесе Кристиан Сьюзан, халыкара эксперт Курт Рамскоглер, ЮНИДОның милли проектлары координаторы Борис Мельничук, милли эксперт Александр Кнорре тәшкил иткән делегация үзенең чираттагы визитында Матюшинодагы «Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы» идарәсенең базислы питомнигын, Саба районындагы Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәген, «Мамадыш урманчылыгы» идарәсен, Мамадыш һәм Югары Ослан муниципаль районнарында агач утырту өчен билгеләнгән яр буе кишәрлекләрен карады.
«Кайбыч урманчылыгы» һәм «Махсуслашкан Кайбыч орлыкчылык урман хуҗалыгы» идарәләрендә ЮНИДО экспертлары «Россия имәнлекләре» фәнни-җитештерү үзәген төзүгә бүленгән мәйданны, сабакчалы имәннең һәм вак яфраклы юкәнең генетик резерватын карадылар, ачык тамыр системалы имәнне үстерү технологияләре белән таныштыларБөтенроссия агач утырту көнендә тыюлык хезмәткәрләре һәм 25 укучы Шушма кушылды булган Норма елгасы ярында 100 чыршы һәм 250 карагай үсентесе утыртты.
Лаеш урманчылыгының урман фонда территориясендә 20 майда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм Лаеш муниципаль районының көч һәм чараларын янгын вакытында бергә эшләтү буенча өйрәнүләр уздырыла. Анда катнашучылар 9.00 сәгатьтә җыела башлый. Адресы: Лаеш, Лебедев ур. 57 й.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Мәскәү өлкәсе Урман хуҗалыгы комитеты һәм Мәскәү өлкәсе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы оештырган бу конкурста Россия Федерациясенең 46 субъектыннан 101 кеше катнашты.
«Урман белемнәре һәм урман үстерү» номинациясендә I урын һәм РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Дипломы Арча районы “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы вәкиле, Урман хуҗалыгы урта мәктәбен тәмамлаучы Марат Зәйнуллинга, “ТР Арча урманчылыгы шартларында агач орлыгы чималының сыйфат күрсәткече буларак чыршы тубырчыкларының морфологик үзгәрүчәнлеге” дигән эше өчен бирелде. Бу эшне ул биология укытучысы Н.И.Сафиуллина җитәкчелегендә башкарган, фәнни консультанты – КДАУ доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Н.М.Ятманова.
«Кастамону Интейгред Вуд Индастри» заводы мәйданнарына республика урман хуҗалыкларыннан агач ташу яңартылды. Хәзергәчә Алабугага 120835 кубометр агач ташылган.
«Алабуга» аерым экономик зонасының административ бинасында узган киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев алып барды. Җитәкче-урманчылар һәм тармак оешмалары директорлары агач әзерләү һәм Урман транспорт компаниясенең аны ташуы турында хисап бирделәр.
Агач утыртуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе А.А.Сәфәров, КР Бакчасарай район хакимияте башлыгы И.Р.Үмәров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Х.Г.Мусин катнашты. Утырту өчен үсентеләр «Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБИнең базислы урман питомнигыннан китерелгән иде. Яңгырга да карамастан (ә ул үсентеләр ныгып китсен өчен иң яхшы шарт булып тора), агач утыртуга шактый күп Бакчасарай кешеләре килде.
Гадел Баязитов, Альбина Әлмиева, Раушания Камалова һәм Нияз Таҗмиевтан торган Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Казанның «Манеж» җиңел атлетика комплексында узган 500 метрга эстафета узышында уңышлы чыгыш ясады
Түбән Новгород ярминкәсендә, 16нчы Халыкара «Бөек елгалар» фәнни-индустриаль форумы кысаларында, «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турындагы» № 415-ФЗ законына ярашлы рәвештә йомры агач материаллары әйләнешен көйләү белән бәйле нормаларны һәм кагыйдәләрне аңлату буенча «түгәрәк өстәл» үткәрелде.