ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2014 ел
шимбә

«Минзәлә урманчылыгы» ДКО җитәкче-урманчысы М.М.Минһаҗев Минзәлә шәһәр гимназиясендә узган Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты. Анда ул гимназиянең мәктәп урманчылыгы эшендә катнашкан укучыларына рәхмәт белдерде, алда торган имтиханнарда уңышлар теләде, нинди генә һөнәр сайласалар да табигатьне, урманны яклаучылар булып калырга чакырды.


23
май, 2014 ел
җомга

Татарстан Гидро-метео-үзәге белешмәләре буенча, республика территориясендә аномаль эссе һава хөкем сөрә, температура 29-31 градуска җитә. Мондый эсселек 27 майга кадәр сакланачак.

Татарстан Министрлар Кабинетының 2014 ел 23 май №959-р күрсәтмәсе белән республикада янгыннарга каршылыкның аерым режимы кертелде. Шул сәбәпле урманнарга гражданнарның баруы һәм транспорт чараларының керүе чикләнде.

25 апрельдән алып уылдык чәчү чоры тыюлары гамәлгә керде, бу чорда балык тотулар чикләнелә. Ләкин браконьерлар ул чикләүләрне үтәргә бик ашкынып тормыйлар. Мондый хокук бозуларга каршы көрәш өчен Татарстанда «Уылдык чәчү» операциясе үткәрелә. Аның төп максаты – балык ресурсларын саклау һәм бәрәкәтле файдалану. Моны дәүләт инспекторлары игътибар белән күзәтеп тора.

Мәсәлән, бер рейд барышында ТР ЭЭМ Яшел Үзән район бүлеге хезмәткәрләре һәм «Зөя» дәүләт тыюлыгы инспекторлары Чуашстаннан килеп тыелган рәвештә җәтмә салу белән балык тотучыларны тоткарладылар. Браконьерларның биологик су ресурсларына китергән зыяны – 8 мең сум. Тикшерү эшләре алып барыла.

Дәүләт инспекторларының рейдлары «Уылдык чәчү» операциясе беткәнче – 10 июньгә кадәр барачак.

25 апрельдән алып уылдык чәчү чоры тыюлары гамәлгә керде, бу чорда балык тотулар чикләнелә. Ләкин браконьерлар ул чикләүләрне үтәргә бик ашкынып тормыйлар. Мондый хокук бозуларга каршы көрәш өчен Татарстанда «Уылдык чәчү» операциясе үткәрелә. Аның төп максаты – балык ресурсларын саклау һәм бәрәкәтле файдалану. Моны дәүләт инспекторлары игътибар белән күзәтеп тора.

Мәсәлән, бер рейд барышында ТР ЭЭМ Яшел Үзән район бүлеге хезмәткәрләре һәм «Зөя» дәүләт тыюлыгы инспекторлары Чуашстаннан килеп тыелган рәвештә җәтмә салу белән балык тотучыларны тоткарладылар. Браконьерларның биологик су ресурсларына китергән зыяны – 8 мең сум. Тикшерү эшләре алып барыла.

Дәүләт инспекторларының рейдлары «Уылдык чәчү» операциясе беткәнче – 10 июньгә кадәр барачак.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында министр Наил Мәһдиев «Кастамону Интейгред Вуд Индастри» заводы мәйданнарына республиканың урман хуҗалыкларыннан агач ташу турына киңәшмә үткәрде.

Җитәкче-урманчылар һәм тармак оешмалары директорлары үз оешмаларында агач әзерләү һәм аны Урман транспорт компаниясенең Алабугага ташуы турында хисап бирделәр.


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Киңәшмәгә кадәр депутатлар урман хуҗалыгын комплекслы алып бару белән таныштылар: агач эшкәртү комплексы цехларында булдылар, III типтагы «Саба» янгын-химия станциясен һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәге теплицаларын карадылар. Аннары, Үзәкнең утырышлар залында, «Урманнарны яңадан торгызу һәм үстерү өлкәсендә хокукый көйләнеш: бурычлар, проблемалар, перспективалар» дигән темага «түгәрәк өстәл» үткәрелде.

Утырышта РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев, Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, фәнни һәм гамәли урман җәмәгатьчелеге вәкилләре, урман хуҗалыгы һәм экология белгечләре катнашты.

Депутатларга мөрәҗәгать итеп, министр Наил Мәһдиев: «Татарстан кебек аз урманлы төбәкләр үз хуҗалык эшчәнлеген законнар белән яклауга мохтаҗ, шул чакта гына барлык урман хуҗалыгы эшләре иң аз чыгымнар һәм урман өчен иң күп файдалар белән башкарылачак. Без ул мәсьәләләрне урынга килеп тикшерүне шуңа күрә сорадык та» – дип белдерде.

Күчмә утырышка йомгак ясап, Владимир Кашин болай диде: «Тулаем Россиядә урманнарның юкка чыгу темпы аларны яңадан торгызу темпларыннан тизрәк бара, дип танырга туры килә. Шуңа күрә урманнарны яңадан торгызу мөһим мәсьәлә булып тора. Хәзерге вакытта Россиядә киселгән мәйданның чама белән 10%ына гына агач үсентеләре утыртыла. Шуларның да яртысы һәлак була. Димәк, без урман питомниклары, орлыкчылык һәм үсентеләрне карау мәсьәләләренә җитди керешергә, селекция үзәкләрен үстерергә тиешбез. Россиянең милли байлыгы булган урманнарны шулай гына саклап кала алабыз. Татарстанда без бу проблеманың чынлыкта ничек чишелгәнен күрдек.»

2000 елда Генераль Ассамблея ел саен 22 майда Халыкара биологик төрлелек көнен билгеләп үтәргә карар итте, бу көнне 1992 елда Биологик төрлелек конвенциясенең килештерелгән тексты кабул ителгән. Бүген ул конвенцияне 200ләп дәүләт яклый.

Халыкара биологик төрлелек көненең төп бурычы – Җирдә күп кенә флора һәм фауна вәкилләренең мәңгегә юкка чыгу проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү. Планетабызның биологик төрлелеге кыскара бара, экологик тигезләнеш һаман да үзгәрешләргә дучар ителә. Экологик системаларның 60%ка якыны таркала яисә аңсыз кулланыла, бу исә биологик төрлелек югалуга һәм башка авыр нәтиҗәләргә китерә, ә алдагы 50 елда хәлләр тагы да авыраерга мөмкин.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы 2014 елгы Көннең темасы итеп Утрауларның биологик төрлелеген сайлаган.


21
май, 2014 ел
чәршәмбе

Түгәрәк өстәл утырышында РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Владимир Лебедев, Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин, фәнни һәм гамәли урман җәмәгатьчелеге вәкилләре, урман хуҗалыгы һәм экология белгечләре катнашачак.

Комитет утырышы 22 майда Саба урманчылыгында уздырыла. 23 майда исә анда катнашучылар «Алабуга» АЭЗда, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында урнашкан объектлар белән танышачак.

2нче «Алтынчәч» балалар бакчасында узган олимпиадада 6-7 яшьлек балалар, берничә номинациядә ярышып, урман һәм анда яшәүчеләр турында белемнәрен күрсәттеләр, туган якның урман-кырларында үсә торган үсемлекләрне гербарийдан таныдылар, урманда юлыгырга мөмкин булган төрле хәлләрне уен рәвешендә күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, иҗади конкурсларда катнаштылар.

Парк урманчылыгында агач утыртуда ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев та катнашты. Чара вакытында Татарстан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән ябык тамыр системалы урман культуралары күргәзмә рәвештә утыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International