ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында базислы урман питомникларында утырту материалларын инвентаризацияләүгә йомгак ясалды.
«Инвентаризация агымдагы елның октябрендә үткәрелде, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Тикшерүнең максаты башкарылган күләмнәрне, орлыкларның сыйфатлы торышын ачыклау, аларның гамәлдәге стандартларга һәм техник шартларга туры килүен белү иде».
Аның сүзләренә караганда, 2022 елда барлыгы 33,9 млн.данә утырту материалы үстерелгән, шул исәптән ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә – ябык тамыр системалы 12 млн.данә. Шуларның 25,5 млн.– ылыслы токым, 7,9 млн. – яфраклы токым, 0,5 млн. данәсе – куаклар.
«Үсентеләр үстерү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора, – дип искәртте Равил Кузюров. – Быел план 10 процентка арттырып үтәлде. Бу утырту материалы 2023 елда урманнарны торгызу эшләрен уздыру, табигатьне саклау акцияләре һәм саклаучы урман үсентеләрен утырту өчен кулланылачак.»