ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында эшкә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм тармак оешмаларының 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында» киңәшмә узды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкчеләре, кишәрлек урманчылары, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, оештыру эшләре бүлеге башлыгы Наталья Тюкаева, дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова доклад белән чыгыш ясадылар.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов 2022 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү турында сөйләде. Урманнарны торгызу эшләре 3,6 мең га мәйданда башкарылган, базислы урман питомникларында 24,8 га мәйданда орлыклар чәчелгән. Шулай ук ел дәвамында 14 тонна урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 33,9 млн.данә стандарт утырту материалы үстерелгән.

Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) тормышка ашыру кысаларында 2,5 мең профилактик чара, контроль затлар белән үзара бәйләнештә тормыйча 59 контрольлек (күзәтчелек) чарасы һәм күрсәтмә үтәлешен тикшерү максатында үзара бәйләнешкә кереп, 1 контрольлек (күзәтчелек) чарасы үткәрелгән, урман законнарын бозуның 28 очрагы ачыкланган.

Моннан тыш, министрның беренче урынбасары катнашучыларны урман тармагын цифрлаштыру нәтиҗәләре белән дә таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, быел урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүматлар базасын булдыру, квадрокоптерлар сатып алу, Министрлык карамагындагы учреждениеләрне югары тизлекле интернетка тоташтыру эшләре алып барылган.

Министр урынбасары Рәис Гомәров хезмәтне саклау, агач әзерләү һәм сату, техника паркын нәтиҗәле эксплуатацияләү һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2022 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә тукталды.

Наталья Тюкаева башлангыч һөнәри берлек оешмаларының эшчәнлек нәтиҗәләре, социаль ярдәмнең тормышка ашырылган чаралары турында сөйләде, Эльвира Зыятдинова декларация кампаниясе һәм керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшырганда җибәрелә торган төп хаталар турында искәртте.

Утырышка министр Равил Кузюров йомгак ясады. Ул тармак оешмалары җитәкчеләренә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, техниканы сакчыл куллану һ.б. эшләрне башкаруга бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Киләсе ел башында халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча системалы агитация-аңлату эшләрен башларга кирәк».

«Гомумән алганда, 2022 ел уңышлы булды, барлык куелган бурычлар да үтәлде, – дип өстәде министр. – Барыгызга да тырыш хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт белдерәм. Киләсе елда тизлекләрне киметмәвегезне үтенәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм алга таба уңышлар телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International