Лубян урман-техник көллиятендә уку төркемнәренең ир-ат командалары арасында волейбол ярышлары узган

2022 елның 30 декабре, җомга

Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Шулай итеп, бу атнада көллияттә уку төркемнәренең ир-ат командалары арасында волейбол ярышлары узган.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны 21 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алган. Икенче урында – 22 нче җыелма икътисад төркеме, өченчедә – 32 нче икътисадый төркем командалары.

Элегрәк спартакиада кысаларында Лубян урман-техник көллиятендә мини-футбол, баскетбол һәм өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International