ТР Урманнарны яклау үзәгендә 2022 елда урманнарны торгызуга дәүләт күзәтчелеге буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды

2023 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә 2022 елда урманнарны торгызуга дәүләт күзәтчелеге буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

Узган ел урман утыртмалары үсми торган һәм урманнарны яңадан торгызуны таләп итә торган җирләрне ачыклау (инвентаризацияләү) барышында җирне дистанцион сенсорлау технологияләрен кулланып Болгар, Аксубай, Нурлат, Зеленодольск һәм Әлки урманчылыкларының урман фонды җирләрендә табигый тикшерүләр үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, 5 урманчылык чикләрендә урманнарны торгызу фонды 104,2 га тәшкил итә.

Урман утыртмаларының характеристикаларын бәяләү 2022 елга план-график нигезендә табигый тикшерүләр барышында үткәрелде. Барлыгы 110 га мәйданда урманнар урнашкан җирләргә кертелгән 35 кишәрлек тикшерелде. Тикшерүләр Буа, Тәтеш, Болгар һәм Әгерҗе урманчылыкларында үткәрелде.

Шуның белән берлектә ТР Урманнарны яклау үзәгендә Мамадыш, Кайбыч, Кызыл Йолдыз, Зеленодольск урман хуҗалыгы һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге питомникларында утырту материалы характеристикаларына бәяләү үткәрелде. Тикшерелгән питомникларда культураларның торышы яхшы дип бәяләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International