2023 елда Татарстан Республикасында 3226 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары уздырылачак. Исегезгә төшерәбез, бу төр эшнең максаты – утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү.
Санитар-савыктыру чаралары ел дәвамында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр һәм урман хуҗалыклары белгечләре көче белән башкарылачак. Рекреация басымы зур булган урман фонды кишәрлекләренә – автомобиль юллары, торак пунктлар, шулай ук социаль объектлар янындагы урыннарга махсус игътибар биреләчәк.