ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: 2022 елда урман хуҗалыгының яшь белгечләренә ярдәм чараларыннан 10 кеше файдаланды

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган дәүләт учреждениеләренә эшкә килгән 10 яшь белгеч 2022 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алды.

Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Урман тармагының яшь белгечләренә финанс ярдәме чаралары турында» 2019 елның 16 декабрендәге 1144 номерлы карары белән билгеләнгән иде. Түләү алу өчен 30 яшькә кадәрге, урман профиле буенча белем йортларын тәмамлаган һәм финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгәннән соң учреждениеләрдә кимендә өч ел эшләргә тиешле яшь белгечләр дәгъва белдерә ала.

Һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр – 150 мең сум, югары белем йортын тәмамлаган белгечләр 300 мең сум күләмендә акча ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International