Чөгә сирәк төргә әверелә

2013 елның 15 июле, дүшәмбе

Сирәк һәм юкка чыгу куркынычы янаган, Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән (19.02.2013 №1) хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре буенча даими комиссия карары белән чөгә ТР Кызыл Китабына 3нче сирәклек категориясенә кертелде. (Vu – сирәк, аз санлы һәм аз таралган булу, еш очракта ареал чигендә булу аркасында хәвефле төр.)

  “Хайваннар дөньясы турындагы” 24.04.1995 № 52-ФЗ федераль законның 24 статьясына ярашлы рәвештә,  Кызыл Китапка кертелгән хайваннар дөньясы объектларының санын киметүгә яисә яшәү тирәлеген бозуга китерә торган гамәлләр рөхсәт ителми. Кызыл Китапка кертелгән хайваннар яши торган территорияләрдә һәм акваторияләрдә хуҗалык эшчәнлеге алып баручы  юридик затлар һәм гражданнар шул хайваннар дөньясы объектларының саклануы һәм үрчүе өчен Россия Федерациясе һәм аның субъектлары законнары буенча җавап бирәләр.

Татарстан Республикасы территориясендә чөгә тоткан һәм саткан өчен административ йогынты чаралары күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International