Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобын башлап җибәрә

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобын башлап җибәрә. Катнашуы бик гади – табигать, җәмгыять, кешеләр өчен файда китерәчәк игелекле эш эшләгез. Бу өмәдә катнашу, урман утырту, чишмәләрне төзекләндерү, ишегалдын чистарту, кошлар өчен җимлек ясап элү һәм сезнең тирәдәге кешеләргә рәхәтлек китерерлек нәрсәләр булырга мөмкин. Иң мөһиме– безнең дөньяны чистарак, яхшырак, игелеклерәк итәргә омтылу.

Флешмобта катнашу өчен фотога төшерегез яки видеоролик яздырыгыз, аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битегезгә куегыз,  #ЭстафетаДобра #минэкологиирт хэштегларын куегыз һәм, постта билгеләп, эстафетаны башка катнашучыга тапшырыгыз (конкурста катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш). Иң кызыклы роликлар һәм фотографияләр Экология министрлыгының рәсми аккаунтларында басылачак, ә иң күп лайк җыйган авторлар призлар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International